tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан җыелма командасы шахмат буенча Россия яшьләре Спартакиадасында икенче урынны алды
Татарстан җыелма командасы шахмат буенча Россия яшьләре Спартакиадасында икенче урынны алды

Татарстан җыелма командасы шахмат буенча Россия яшьләре Спартакиадасында икенче урынны алды

Шахмат буенча Россия яшьләренең V җәйге Спартакиадасы финалында Татарстан Республикасы җыелма командасы икенче урынны алды. 2-нче августтан 7-нче августка кадәр Уфада узган турнирда 13 команда уйнады.

Командалар составына 17-дән 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр кызлар һәм егетләр керде. Татарстан җыелма командасы өчен спорт мастеры Артур Гайфуллин, Гадел Җафәров, ФИДЕ (халыкара шахмат федерациясе) остасы Камалия Булатова һәм Зәринә Шәфигуллина чыгыш ясадылар. Команданың тренеры Ирина Чибикова булды.

Финал матчында турнирның рейтинг-фаворитлары – Санкт-Петербург һәм Татарстан җыелмалары очрашты. Очрашу йомгаклары буенча республика җыелма командасы ярышларда икенче урынны алды. Өченче урында – Чиләбе өлкәсе шахматчылары.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*