tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кама Аланы кызы теш дәвалау буенча «Мин – профессионал» олимпиадасында алтын медаль яулаган
Кама Аланы кызы теш дәвалау буенча «Мин – профессионал» олимпиадасында алтын медаль яулаган

Кама Аланы кызы теш дәвалау буенча «Мин – профессионал» олимпиадасында алтын медаль яулаган

Кама Аланында туып-үсеп, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, «Волонтер-медиклар» хәрәкәтендә катнашучы Ләйсән Сибгатуллина «Стоматология» юнәлеше буенча «Мин – профессионал» олимпиадасында алтын медаль яулаган.

Киләчәктә кыз ординатурада укырга планлаштыра, ә яуланган медаль баллары аңа бюджет урынына керергә ярдәм итәргә тиеш. Шулай ук Ләйсән зур профильле компаниядә стажировка узу мөмкинлеге дә алган. Бу хакта «Республика Татарстан» басмасы хәбәр итә.

Ләйсән Сибгатуллина олимпиадада катнашырга теләк белдерүчеләрнең үз-үзләренә ышанып, максатларына ирешүләрен тели: «Тәҗрибә күрсәткәнчә, бик нык теләсәң, мөмкин булмаган хәл дә чынга ашачак!»

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*