Һәр елны Тубыл район мәдәният үзәге татар мәдәнияте көннәрен гыйнвар–февраль айларында оештыра. Узган атнада Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре Сетово поселениесе клубында “Безгә килә бәйрәм” дип исемләнгән чара белән башланды. Сетовода төрле милләт вәкилләре тату, аралашып, милли бәйрәмнәрдә катнашып гомер кичерәләр.

Район хакимиятеннән килүче вәкилләр татар мәдәнияте көннәре белән бәйрәм тамашачыларын, кунакларны котладылар. Сетово поселениесе башлыгы Олег Колобов җылы теләкләрен юллады, район хакимиятенең мәдәният, яшьләр, спорт юнәлеше бүлегенең башлыгы Анатолий Зырянов узган елга нәтиҗә ясады, татар телен, мәдәниятне саклауда гаилә мөһим урын алып торганын әйтеп узды. Бәйрәмгә килүчеләр татар мәдәниятенә, татар әдәбиятына, традицияләргә багышланган китаплар күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Тубыл район мәдәният үзәгенең танылган артистлары катнашында куелган концерт программасында барысы өчен кадерле булган татар моңы, җырлары яңгырады. Зөфәр Янгулов, Дилия Ишимцева һәм башкаларның җырлары, бию ансамбле “Ясмин”нең дәртле биюләре тамашачылар күңеленә хуш килде. Ветераннар ансамбле “Родник”ны җылы кабул иттеләр, Сетово клубы җитәкчесе Светлана Маркованың татар телендә җырлаганын алкышлар белән каршыладылар. Татар мәдәниятенә багышланган бәйрәм күңелләрдә онытылмаслык якты хисләр, тәэсирләр калдырып, матур, күңелле үтте.
Быел татар мәдәнияте көннәре программасы кысаларында район мәдәният үзәге сазлыклар артында урнашкан авылларда, Санниково, Дегтярево һәм башка поселениеләрдә татар мәдәнияте көннәрен оештыра. Йомгаклау чарасы, концерт һәм бәйгеләргә нәтиҗә ясау 21 нче февральдә Әремзән авылында узачак.
Римма Умитбаева
Тубыл шәһәре