tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «HIJAB Day»: Татарстан мөхтәсибәтләрендә Хиҗаб көне уңаеннан чаралар дәвам итә
«HIJAB Day»: Татарстан мөхтәсибәтләрендә Хиҗаб көне уңаеннан чаралар дәвам итә

«HIJAB Day»: Татарстан мөхтәсибәтләрендә Хиҗаб көне уңаеннан чаралар дәвам итә

Җөмәдәл-ахир аеның 7-нче көнендә (1-нче февральдә), бөтен дөнья Халыкара хиҗаб көнен билгеләп үтте. Әлеге дата уңаеннан мәчетләрдә һәм Татарстан мөхтәсибәтләрендә гүзәл затлар өчен махсус чаралар узды.

Әйтик, Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчетендә мөслимәләр өчен остазлар белән очрашу оештырылды. 170-тән артык хатын-кыз хиҗаб турында мавыктыргыч лекция тыңладылар һәм яулык бәйләү буенча мастер-класс карады. Очрашу ахырында кунаклар коллектив рәвештә җәмгыятебездә әхлакны ныгыту һәм гаилә иминлеге турында дога кылдылар.

Ә менә Алабуга мөслимәләре өчен берничә мөһим кичә үткәрелде. “Мираж” сәүдә үзәгендә хатын-кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс узды. Оештыручылар катнашучыларга хиҗаб турында буклетлар таратты һәм роза чәчәге бүләк итте. Ә инде башына яулык ябып йөрергә теләүчеләргә палантин бүләк итеп бирелде. Киләчәктә яулык бәйләргә теләүчеләр бу көнне егермеләп кеше иде. Ә гомумән алганда, ике сәгать эчендә Алабуганың илледән артык хатын-кызы матур итеп яулык бәйләргә өйрәнде. Шулай ук бу көнне шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә мөслимәләр өчен кичә үткәрелде. Биредә шулай ук яулык бәйләү, кына белән рәсем төшерү буенча осталар дәрес күрсәтте. Кичәнең махсус кунагы, шәһәрнең танылган хатын-кызлар табибы Римма Гиниятова кичәгә килүчеләргә хатын-кыз сәламәтлеге турында сөйләде.

Ә Бөгелмәдә «Ирхам» мәчетендә «HIJAB Day» исеме астында очрашу 50-дән артык хатын-кызны җыйды. Программа кысаларында кунаклар өчен мода күрсәтелде, анда мөселманнарның көндәлек тормышы өчен сигез образ, шулай ук өч бәйрәм образы тәкъдим ителде. Аннары кызлар өчен мехенди һәм яулык бәйләү буенча мастер-класслар, Исламда хиҗаб нормалары турында лекцияләр, викторина үткәрелде. Мәчеткә беренче тапкыр килгән кызлар бүләккә матур палантиннар алдылар. Чара шулай ук чәй табыны белән тәмамланды.

Чаллы мөхтәсибәтендә Хиҗаб көнен “Милли кием бик килешә үзеңә!” темасы буенча түгәрәк өстәл артында билгеләп үттеләр. Очрашу кысаларында спикерлар хиҗаб төрләре турында презентация уздырдылар.

Календарь дата узуга да карамастан, Татарстанда Хиҗаб көненә багышланган чаралар дәвам итә. 7-нче февральдә 16:00 сәгатьтә Балык Бистәсе Мәдәният йортында “Кием – күңел көзгесе” исемле ярминкә узачак. Аның программасында шулай ук дефиле, лекцияләр, мастер-класслар, чәй эчү һәм башка чаралар планлаштырылган.

Хиҗаб көненә багышланган тагын бер зур вакыйга Ислам үзәгендә көтелә. Биредә 10-нчы февральдә «Преображение. Лучше, чем вчера» дип исемләнгән чара узачак. Анда кызлар өчен лекцияләр укыячаклар, тренинглар, рәсем, макияж, косметология буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр.

Казанда Хиҗаб көне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тырышлыгы белән билгеләп үтеләчәк. 5-нче февральдә фонд үз кул астындагыларны – кызларны, туташларны һәм аларның әниләрен җыячак. Очрашуның махсус кунагы танылган җырчы Гүзәлем булачак, ул яулык бәйләү буенча мастер-класс уздырачак. Бер уңайдан мөселманнар мавыктыргыч лекцияләр тыңлаячаклар, уеннарда, конкурсларда катнашачаклар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*