tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә “Бишек җырлары”на багышланган чара узды
Тубыл шәһәрендә “Бишек җырлары”на багышланган чара узды

Тубыл шәһәрендә “Бишек җырлары”на багышланган чара узды

Тубыл шәһәре тарих–архитектура музей тыюлыгының Наместник сараеның Себер белән идарә итү тарихы музее комплексында “Бишек җырлары”на багышланган чара узды. Оештыручылар шәһәрнең иҗтимагый “Ак калфак” оешмасы рәисе Айсылу Юнусова, вәкилләре Равиля Фазылова, Нәсимә Корманова бишек җырларының тарихы белән таныштырдылар. Алар чыгышларында Тубыл районнарында урнашкан татар авылларда таныш булган, белгән бишек җырларының эчтәлеге, баланы күз тиюдән саклау йолалары турында сөйләделәр.

Зур тәрбияви көчкә ия булган, бишек җырларының көйләре, тарихы, эчтәлеге һәркемне кызыксындырды. Бала күңеленә кергән, әниләрнең теләкләрен чагылдырган бишек җырын Айсылу Юнысова җырлап та бирде. Ул җирле шагыйрә Галия Абайдуллина иҗат иткән “Цәңгелцәк” шигырен үзе көйләп башкарды. Чарада катнашкан ветеран укытучы, җирле шагыйрь Сөнгатулла Бекенин шигырьләре җыентыгыннан “Бишек җыры”н, Нәҗибә Сафинаның “Җан җылысы”н укыды.

Ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Гөлҗиһан Закирова Гамил Афзалның “Өф-өф итеп” шигырен сөйләп, яшьләргә теләкләрен, киңәшләрен әйтте. 89 яшендәге тыл һәм хезмәт ветераны Фәридә апа Ташбулатова әниләргә багышлап җыр башкарды. Хезмәт ветераннары, сугыш чорында үскән өлкән яшьтәге кунаклар балачак елларын искә алдылар. Ихлас күңелдән яңгыраган чыгышларның берсе ун балалы гаиләдә үскән Фәүзия Мөслимованың чыгышы булды. Элек күп балалы гаиләләр аз булмаган, балаларга игътибар, җылы сүз дә җиткән. Ул чорда туып үскәннәр туган телләрендә сөйләшәләр, бишек җырларын, гореф-гадәтләрен дә беләләр. Бу буын якташларыбыз укып, тормышта үз урыннарын табып яшәүләре бүгенге яшьләргә үрнәк.

Кызыклы, кирәкле мәгълүматны яратып чарага килүчеләр, музейда экскурсиядә булучылар да кызыксынып тыңладылар. Зур тырышлык белән әзерләнгән чара бер тында узды.

Наместник сараеның Себер белән идарә итү тарихы музее комплексы мөдире Гөлнара Сәйтулла кызы Мадиева “Ак калфак” оешмасына рәхмәтләрен җиткерде, кызыклы экскурсия үткәрде. Бишекләрне бизәүче кечкенә мендәрләр, сувенирлар эшләүләре турында да әйтеп узды.

“Бишек җырлары”н тыңларга килүчеләр “Ак калфак” кызлары әзерләп китергән милли ризыклар белән чәй табыны артында очрашуны йомгакладылар.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*