tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрҗани мәчетендә татар халкының күренекле шәхесләрен искә алдылар
Мәрҗани мәчетендә татар халкының күренекле шәхесләрен искә алдылар

Мәрҗани мәчетендә татар халкының күренекле шәхесләрен искә алдылар

15 нче февральдә Казанның Мәрҗани мәчетендә татар халкының олуг шәхесләренең рухларына багышлап Коръән уку мәҗлесе узды. Хөрмәтле затларыбыз Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Фатыйх Кәрим, Муса Җәлил, Илһам Шакировны олуглап, хәзрәтләр һәм абыстайлар Кәлам Шәрифтән аять вә сүрәләр укырга җыелды.

Коръән укып искә алу мәҗлесен Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы, Казан шәһәренең Аксакаллар шурасы рәисе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов ачып җибәрде. Ул “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән мәкальне китереп, милләтнең горурлыгы булган шәхесләрне һәрвакыт дога кылып искә алу кирәклеген ассызыклады.

Алга таба Мәрҗани мәчете хәзрәтләре Коръәннән сүрәләр һәм аятьләр укыдылар, аннары Әнсар хәзрәт Мифтахов динебез, милләтебез өчен хезмәт куйган кардәшләребезнең исемнәрен атап дога кылды. Дин әһелләре, абыстайлар, остазбикәләр катнашында очрашу рухи-дини кыйммәтләрне саклау, үсеп килүче буынны ислам дине кушканча тәрбияләү, белем бирү, дәгъвәт эшчәнлеге алып баруның актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышу белән дәвам итте. Катнашучылар татар халкында Коръән ашлары үткәрү традициясе киң таралуын билгеләп, әлеге матур гадәтне дәвам итү, гомумән, мәҗлесләр үткәрү тәртипләре буенча теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*