tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә әниләр көненә багышланган концерт узачак
Тубыл шәһәрендә әниләр көненә багышланган концерт узачак

Тубыл шәһәрендә әниләр көненә багышланган концерт узачак

Тубыл шәһәренең себер – татар мәдәният үзәге әниләр көненә багышланган «Әниемнең жылы кочагы» дип аталган бәйрәм концертына чакыра. Чара 27нче ноябрь көнне себер – татар мәдәният үзәгендә узачак.

Әни – һәркайсыбыз өчен иң якын һәм кадерле кеше. Ничә яшьтә булсак та, без әнинең яратуын тоябыз. Бу безгә авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә ярдәм итә. Әни – безне бу дөньяда каршы алучы, беренче адымнар ясарга, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче кеше ул. Әни мәхәббәте үзебезне көчлерәк, ышанычлырак итеп тоярга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ирешергә этәрә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*