tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында “Малай, Бүре һәм Шомбай” музыкаль әкияте премьерасы
Камал театрында “Малай, Бүре һәм Шомбай” музыкаль әкияте премьерасы

Камал театрында “Малай, Бүре һәм Шомбай” музыкаль әкияте премьерасы

24-27, 30 декабрь, 4 һәм 5 гыйнвар көннәрендә Камал театрының нәни тамашачыларын татар халык әкиятләре һәм татар композиторлары музыкасына нигезләнгән «Малай, Бүре һәм Шомбай» музыкаль әкияте көтә.

Автор – Фәнис Җиһанша, режиссер – Радик Бариев, музыкаль бизәлеш – Данияр Соколов, рәссам – Сергей Скоморохов.

Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Алмаз Гәрәев, Минвәли Габдуллин, Раил Шәмсуаров, Илнур Закиров һәм Ришат Әхмәдуллин, Артур Шәйдуллин, Эльза Моратхуҗина, Рәдиф Галимов, Рәйхан Габдуллина, Зөфәр Нуртдинов, Ләйсән Гатауллина катнаша.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*