tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мин-татар, чөнки…” конкурсының җиңүчеләре билгеле
“Мин-татар, чөнки…” конкурсының җиңүчеләре билгеле

“Мин-татар, чөнки…” конкурсының җиңүчеләре билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы 15 нче октябрьдән 14 нче ноябрьгә кадәр “Мин-татар, чөнки…” дип аталган конкурс уздырды. Анда катнашучылар  “Мин-татар, чөнки…” дигән җөмләне дәвам итеп инстаграмга видеоязма куярга тиеш иде.

Конкурска 150 дән артык эш килде. 6 яшьтән алып 84 яшькәчә булган милләттәшләребез катнашты. Татарстан, Башкортстан Мари Эл, Чувашия Республикалары, ХМАО Югра, Пенза, Түбән Новгород, Самара, Оренбург өлкәләре, Сахалин, Мәскәү, Казахстан, Бельгия, Чикаго – кыскасы җир шарының төрле почмакларында гомер итүче милләттәшләребез активлык күрсәтте. Бик матур, эчкерсез хисләрен белдереп төшерелгән видеоязмалар бар.

Конкурста катнашкан барлык милләттәшләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Җюри алар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алды. Аларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылачак. Бүләкләү тантанасына багышланган чараның кайда һәс кайчан булачагы хакында соңрак хәбәр итәрбез.

“Мин-татар, чөнки…”  конкурсында Рәхмәт хатларына лаек булучылар:

  1. Айгөл Камилла Тимчишин (АКШ, Чикаго, 34 яшь)
  2. Хәдичә Якупова ( Пенза өлкәсе, Урта Әләзән авылы, 13 яшь)
  3. Хәят Нуруллина ( Яшел Үзән шәһәре, 6 яшь)
  4. Рамис Яһудин (Оренбург шәһәре)
  5. Салаховлар гаиләсе (Актаныш районы)
  6. Рим Камалов ( Кыргызстан, Бишкәк шәһәре, 83 яшь)
  7. Әлмәт районының Бишмунча мәдәният йорты
  8. Умар Хәсәнов ( Башкортстан, Туймазы районы, Кәкребаш авылы, 10 яшь)
  9. Салих Газизов (Казан шәһәре, 7 яшь)
  10. Айнар Хәлиуллин (Минзәлә шәһәре, 14 яшь, шәп)
  11. Раилә Фәхретдинова (Чүпрәле районы, Иске Кәкерле авылы, 19 яшь)
  12. Айсылу Вәлиева (Мамадыш шәһәре, 7 яшь)
  13. Равия Мусина (Мари Эл Республикасы)

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*