tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дин әһелләре гыйлем эстәделәр
Дин әһелләре гыйлем эстәделәр

Дин әһелләре гыйлем эстәделәр

Быел Ульяновск өлкәсе мөcелманнарының региональ диния нәзарәте карамагында эшли башлаган уку йортында – “Булгар” дип аталган Коръәнне һәм гарәп телен өйрәнү үзәгендә мөфтиятнең Көнчыгыш мөхтәсибәте имам-хатыйблары өчен квалификацияне күтәрү буенча курслар тәмамланды.

Болгар ислам академиясен тәмамлаган белгечләр һәм “Биләр” мәдрәсәсе мөгаллимнәре авыл имамнарын кызыксындырган барлык сорауларга да төпле һәм аңлаешлы җаваплар бирделәр. Алар атна саен “Өмет” газетасында басылып килгән җомга вәгазьләрен әзерләүчеләргә рәхмәтләрен белдерделәр.

Өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин дин әһелләрен диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырып үтте һәм имамнарны традицион исламны җәелдерү, яшьләр һәм балаларны мәчет-мәдрәсәләргә тарту юнәлешендә тагын да тырышыбрак эшләргә өндәде. Һәр авыл мәчете манарасыннан көненә биш тапкыр азан яңгырасын, гыйбадәтханәләребездә төрле буын вәкилләре өчен дини эчтәлекле чаралар, очрашулар үткәрелсен, диде мөфти. Безгә ата-бабаларыбыз динен киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшырып калдыру бурычы йөкләнгән, дип өстәде ул.

Семинар-курсларны уңышлы тәмамлаган имам-хатыйбларга диния нәзарәтенең таныклыклары – шәһадәтнамәләр тапшырылды.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*