Туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнүдә даны еракларга танылган Тубылның 15 нче мәктәбе Төмән өлкәсендә этно-мәдәни компонентлы мәктәпләр арасында иң уңышлы уку йортларының берсе. Бер гасыр буенча үз йөзен югалтмыйча эшләп килгән уку йорты 1918-1951 елларны милли мәктәп буларак барлыкка килә. Үсеш еллары 1951-1961 елларга туры килә. 15 нче мәктәпкә Татарстаннан юллама буенча килгән укытучылар балаларга югары дәрәҗәдә белем, тәрбия бирәләр. Бу елларда уңай якка үзгәрешләр күзәтелә. Мәктәп урта белем бирү статусын алгач, бирегә өлкәбезнең күпчелек татар авылларыннан укучылар укырга киләләр.
1961-1992 елларны мәктәптә укыту рус телендә алып барыла. Тәрбияви чаралар татар телендә үткәрелә. 1992 елдан этно-мәдәни компонентлы мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне 230 укучы өйрәнә. 100 еллык тарихлы мәктәптә 23 ел җитәкче булып хезмәт иткән Сәет Заир улы Хисмәтуллин белән очрашып әңгәмә кордык.
– Уңышларга ирешү өчен тырышлык һәм укытучы һөнәрен яратып хезмәт итү җитәрлек сыйфатлармы?
– Мин тәҗрибә уртаклашуны өстәр идем. 2002 елны Казанның Вахитов һәм Әтнә районнарының мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә булдым. Татарстан бу юнәлештә эшләүчеләрне анализ ясарга, программаларны, яңа юнәлешләрне эзләргә өйрәтте. Татар теле, мәдәнияте белән өстәмә белем бирү дәресләрендә укучыларны кызыксындырыр өчен без “15 нче урта мәктәбе күпмилләтле мәктәп шартларында төп һәм өстәмә белем бирү интеграциясе һәм дифференциациясе аша укучыларның иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен формалаштыру һәм үстерү” яңа программа буенча эшли башладык. Нәтиҗәләре дә күренеп чыкты.
2008 елны безнең мәктәп Россия күләмендә узган бәйгедә Президент грантына лаек булды һәм башка төрле Россия һәм өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә җиңүләр яуладык. 2006 елны микрорайоныбызда мәктәпкә “Тәрбияви һәм ял үзәге” статусы бирелде. Без тыгыз элемтәдә Тубыл дәүләт пединститутының татар бүлеге, шәһәр себер-татар мәдәният үзәге һәм башка мәктәпләр белән хезмәттәшлек итеп бу эшләрне башкардык.
– Сәет Заирович, мәктәптә ветеран укытучылары катнашында төрле мәдәни, тәрбияви чаралар оештырыла. Буыннар чылбыры өзелмәгәне мәктәп каршында эшләп килгән өлкә мәгариф музеенда, очрашулар, төрле чараларда күрәбез. Алар нинди максат белән үткәрелә?
– Бәйрәмнәрне зурлап үткәрергә тырышабыз. Беренче максатыбыз – ветераннарга хөрмәт күрсәтү. Кызганычка каршы, күп еллар безнең мәктәптә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызның күбесе инде мәрхүмнәр, исәннәребез дә өлкән яшьтә. Ветеран укытучыларыбызны укучыларыбыз күреп, белеп үссеннәр.
Мәктәп директоры булып эшли башлаганда 1995 елларны завучларыбыз Галия Ваһап кызы Ташбулатова, Шәмсинур Сөнгатулла кызы Моратова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлфәния Карымова, укытучылар Надежда Боровских, Надежда Землянина, Гөлнур Абайдуллина, психолог Нина Мәүлетова, китапханәче Мәүлия Карычева – алар безнең, яшь укытучылар өчен үрнәк булдылар. 90 яшьләрен узган ветеран укытучыларыбыз Асия апа Шәипова, Рәйханә апа Алимова, Сара апа Маметоваларны шатлыклы вакыйгалары белән котлауларыбыз, юбилей тантаналарын үткәрүебез – мәктәбебезнең күркәм һәм матур бер традициясенә әверелде.
– Белем йортларында үткәрелгән яңача оештырулар сезнең мәктәпкә кагылдымы?
– Әлбәттә, бүгенге көндә безнең мәктәпкә теркәлгән Левобережье тугызъеллык мәктәбендә 130 укучы; Пушкин урамындагы 5 нче балалар бакчасынадагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 85 бала тәрбия, белем ала. Ә төп мәктәптә – 520 укучы укый. 230 укучы татар теле һәм әдәбиятын өйрәнә. Төрле мәдәни чараларда барлык мәктәп укучылары катнашалар. Монда тәҗрибәле укытучылар, тәрбиячеләр эшлиләр. Форсаттан файдаланып, завучларыбыз Любовь Слинкина, Светлана Айсина, Ольга Коробейникова, Әлфия Петухова, өлкән тәрбияче – Лариса Айдановага рәхмәтләремне белдерәм. Мәгариф тармагында нинди генә үзгәрешләр булмасын, безнең мәктәп үз асылын югалтмыйча, эшчәнлеген тагын да арттырып, традицияләреннән тайпылмыйча алга бара. Мисалга, безнең мәктәпне тәмамлап, укытучы һөнәрен сайлаган Элеонора Мәхмүтова, Сәлимә Алыкова, Гөлшат Дәүләтбаева, Зөлфия Пермякова, Гөлнара Речапова, Миләүшә Утяшева, Альбина Чәлилова эшлиләр.
– Сәет Заирович, сез бит әле шәһәр Думасы депутаты һәм шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе дә. Бу җаваплы эшләрне башкарырга ничек вакытыгыз җитә?
– Иҗтимагый эшләрне бергәләп башкарабыз. Кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уңышлар күренә. Милли, дини бәйрәмнәр, конференцияләр, семинарлар, фестивальләрне бердәмлектә өлкә мәгариф департаментының баш белгече Ольга Гроо, ТОГИРРОның проректоры Наталья Миловановага, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиевка, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә, өлкә татар Конгрессына, Тубыл шәһәре мәчете имамнары Ибраһим хәзрәт Суховка, Фәннүр хәзрәт Казыймовка, күп еллар шәһәр татар автономиясе рәисе вазифасын башкарган Фәүрия Шәриповага, шәһәр автономиясе рәисенең бүгенге урынбасары Нурилә Шамратовага, әгъзалары Зәйтүнә Тычинских, Наҗия Хәкимова, Алсу Симоновага рәхмәтләремне юллыйм. Аларның һәркайсысы – үз эшләренең остасы.
— Юбилей алдында мәктәп коллективына, укучыларга, аны тәмамлаучыларга нинди теләкләр теләр идегез?
– 100 еллык юбилей безгә тагын да зур җаваплылык өсти. Мәктәп коллективы, укучылар хөрмәт белән бакыйга күчкән коллегаларыбызны, укучыларын, 27 ел директор булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Камал Мәҗит улы Моратовны искә алабыз. Мәгърифәт нурын гасыр буе тараткан, бай тарихы булган, күренекле шәхесләр тәрбияләгән бүгенге укытучылар коллективына киләчәктә дә тырышып эшләргә кала. Укытучыларга, ветеран укытучыларыбызга бергә булырга, бердәмлектә эшләргә телим, тормыш юллары шатлыклы мизгелләргә бай булсын!
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. 15 нче этно-мәдәни компонентлы мәктәп киләчәктә дә башкаларга үрнәк булсын, алга таба эшчәнлеген тагын да арттырып, яңа үрләр яуларга язсын.
Римма УМИТБАЕВА.