tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча әйлән-бәйлән кирәкме?
Татарча әйлән-бәйлән кирәкме?

Татарча әйлән-бәйлән кирәкме?

Яңа елга күп калмады. Дөнья мәшәкате күпме генә булмасын, халык бәйрәмгә алдан әзерләнә. Казанның мәдәният оешмалары әлеге уңайдан нәни­ләргә нинди генә тамаша тәкъ­дим итми! Могҗизалы әйлән-бәйлән дисеңме, фәнни бәй­рәм, су өстендәге тамаша – нәрсә генә юк. Боларга шәхси театр коллективлары тамашаларын да өстәсәң, чыннан да, сайлап алу мөмкинлеге зур. Алар арасында татарчалары күпме соң? Кызганыч, бу сорауга уңай җавап бирү читен. Чөнки баланы әкияти бинасы белән тартып торган “Әкият” курчак театры афишасында да быел урысча Яңа ел бәйрәме генә бар.

Татар ата-аналары берләш­мәсе бу уңайдан үзләренең “ВКонтакте” сәхифәсендә мәдә­ният министры Ирада Әюповага “ачык хат” урнаштырды. Анда: “Татар ата-аналары берләшмәсе зур гаҗәп­ләнү белән “Әкият” татар дәүләт курчак теат­рының алдагы айга афишасын өй­рәнде. Шаккату зур, чөнки Яңа ел алды һәм балаларның кышкы ка­никулы вакытында татарча бул­ган бер спектакльне дә таба ал­мадык. Алай гына түгел, 5 де­кабрь­дән соң, го­мумән, бер та­тар спектаклен дә таба алмадык (афиша 8 гыйнварга кадәр ачык). Татарстан­ның башкаласы Казан­да бәйрәм алды һәм бәйрәм, каникул көннәрен­дә балалар өчен татарча бер тамаша да юк булып чыгамы?” – диелгән.

Ата-аналар хатта театрның Татарстан Конституци­ясенең 8 маддәсен, Татарстан Дәүләт телләре һәм башка телләр ту­рында канунны дорфа рәвештә бозуын һәм аның ата-аналар­ның салымы хисабына да яшәвен искәртә. Театр дирек­торы Роза Яппаровага татар спектакльләренең репертуарда аз булуына кагылышлы сорау­ларга бик еш җавап бирергә туры килә. Ул һәрвакыт, кызык­сыну юк, татар балалары да урысча спектакль карарга килә, дип җавап бирә. Ата-аналар берләшмәсе бу җавап белән килешми. Алар театр­га сыйфатлырак пиар, татар чараларында активрак катнашу, татар ата-аналарын балалары белән тамашаларга китертү юллары турында уйлану күбрәк кирәк, дип саный. Ата-аналарның сүзен куәтләп, “Әлиф” спектаклен искә аласы килә. Бинасыз, коллективсыз эшләнгән спектакль “Алтын битлек” премия­сенә лаек булды. “Калеб” Кариев театры түбәсе астында эшли башлагач, әлеге спектакль янә кабатлап күрсә­телде, тамашачының аннан әле сүрелгәне юк. Уңышның сәбәбе – бәгырьгә үткән тема һәм, әлбәттә инде, пиар мәсьәләсе дә.

Афишага татарчасы сыймый?

“Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә ел саен Яңа ел тамашасына “Әкият” курчак театрыннан билетлар сатып ала иде. Бер үк спектакльне бер­ничә ел рәттән күрсәткәч, әти-әниләрнең күңеле сүрелде. Яше­рен-батырын түгел, театр коллективлары Яңа елны Сабан туен көткән кебек көтә. Бу бәйрәм – планны үтәү, керем алу өчен менә дигән форсат югыйсә. Әти-әни дә вакланмый, аңа матур, кызыклы һәм кабатланмас тамаша гына булсын. Ләкин “Әкият” театрында безгә, әйлән-бәйлән дә, спек­такль дә урысча гына була, дип җавап бирделәр. Хәер, атна азагына вәзгыять үзгәрде. Театрның матбугат хезмәте татарча әйлән-бәйлән һәм татарча спектакль була, дип җавап бирде. Матбугат хезмәте әзерләгән хатта: “Әкият” курчак театрында Яңа ел тамашалары 19 декабрьдән башланып, 8 гыйнварга кадәр дәвам итә. Әкияти фойеда балаларны бәй­рәм­чә итеп бизәл­гән чыршы көтә. Интермедиядән соң тамашачылар спектакльләр карый. Тамашачыларга “Щелкунчик” (Э.Т.Гофман, Л.Кожевников инсценировкасы), “Солнышко и снежные человечки” (А.Веселов) спектакль­ләре тәкъ­дим ителә. Быел тамашачылар соравы буенча Яңа ел тамашалары татар телендә дә оештырыла. Татар труппасы “Кояш һәм кар бөртекләре” (А.Веселов, З.Думави тәрҗемәсе) дигән әсәр әзерли”, – диелгән. Әлеге дә баягы, телгә алынган спектакльләрнең өчесе дә премьера түгел, нәни тамашачыга бер үк әйберне ике тапкыр карау кызык булмаска бик мөмкин.

Матбугат хезмәте, декабрьдә татарча премьера була, дип тә хәбәр итә. “Нәни тамашачыларга бу юлы Фәнис Яруллин әсәре, Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча “Йолдыз тапкан кыз” премьерасы тәкъ­дим ителәчәк. Яңа тамашаны 13 декабрь көнне карарга мөмкин була”, – ди әкиятлеләр. Әлеге дә баягы – афишада спектакль кү­рен­ми. Аннан татар тамашаларына кеше йөрми килеп чыга.

Яңасы булмагач, искесе дә ярый

Яхшы, хуш, “Әкият” театры татарча тамашаны әзерли торсын, без исә башка театрларның афишаларын күзәтик. Иң сөендер­гәне Габ­дулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры булды. Алар 25 де­кабрьдән 8 гыйнварга кадәр чыр­шы тирәсендә татарча интермедия һәм өр-яңа премьера – “Асылкош җы­ры” спектакле­нең премьерасын тәкъдим итә. Айбарс белән Илбарс маҗара­ларының авторы – Рүзәл Мө­хәм­мәтшин, композиторы – Зөл­фия Рәүпова. Спе­к­такль­­нең режиссеры – Ренат Әю­пов.

Г.Камал исемендәге академия театры да чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән оештыра һәм “Кәҗә, Сарык һәм башкалар” (режиссеры – Илдус Габдрахманов, Сәлимә Әминова) спектаклен тәкъдим итә. Камал театрында әйлән-бәйлән татарча буламы, дип борчыласы юк. Бу – балаларга урысча тамашалар тәкъдим итмәгән санаулы театрларның берсе. Спектакле дә пластикага корылган, искиткеч, тик 2015 елдан бирле бара.

Тинчурин театры, гомумән, серле бер дөнья. Аннан тәгаен җавап алу өчен, белмим, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк­тер. Матбугат хезмәте, әйлән-бәйлән дә, спектакль дә була, диде. Нинди спектакль – ачыклап булмады. Афишада балалар спектакле күренми.

Авыл баласына урысча уйныйбыз

Казанда татарча тамашачы санаулы, районнарда ни хәл соң? Без татар театрлары белән кызыксындык. Чаллы хакимиятенең мәгълү­мат сәясәте һәм иҗти­магый элем­тәләр буенча идарәсе җитәкчесе Римма Мөхәммәт­җа­нова әйтүенчә, Чаллыдагы Татар дәүләт театры татарча әйлән-бәйлән һәм “Урман club” дигән тамаша әзерли. Ул өч тапкыр күрсәтелә һәм 400дән артык баланы җәлеп итәргә планлаштырыла. Шуларның 300е – активистлар, олимпида призерлары, 100е – ятим һәм опекага алынган балалар. Римма Мөхәммәт­җанова “Урман club” 2016 елда куелды, узган елны башка спектакль тәкъ­дим ителде, быел исә кабатлап куярга булдылар. Ул – гаҗәеп матур спектакль”, – ди. Чаллыда җәм­гысы 13 Яңа ел тамашасы көтелә, шуларның өчесе генә татарча.

Буа драма театры хәтта Яңа ел мюзиклы әзерләгән. “Волшебный лес, или Битва за посох” дигән урысча тамашаның режиссеры – Тимур Кулов. Сүз уңаеннан, Буа театры сайтының татарча сәхи­фәсе юк.

Әлмәт театрында әйлән-бәй­ләннең күптән татарча үткәне юк. Матбугат хезмәте, ике телдә алып барыла, ди үзе. Спектакль – “Елка из Листвии” дигән тәрҗемә әсәре.

Минзәлә – татар районы, дибез. Режиссер Дамир Сәмирханов әй­түенчә, Яңа елга “Морозко” әкиятен әзерләгәннәр… “Фойедагы тамаша “Книга новогодних желаний” дип атала, урысча була. Курчак театрыбыз Зиннур Хөснияр­ның “Баһа­дур”ын чыгара. Дөрес, гимназия һәм татар балалар бакчасы балалары өчен Яңа елны татарча эшлибез. Ләкин көн дә татарча тамаша куярга балалар җыя алмыйбыз. Барган һәр җирдә урысча сорыйлар бит, нишлисең. Шул ук “Кәҗә белән Сарык”ны күп җирдә урысча уйнагыз, диләр”, – ди Сәмирханов. Минзәлә, Әлмәт театрлары сайты ике телдә эшләнгән.

Күзәтүдән ясалган кайбер нәтиҗәләр болайрак. 1. Театрлар Яңа елга барыбер билет алалар, әллә ни тырышасы юк дигән принцип белән эшли. Ел саен бер үк спектакль куюны башкача аңлап булмый. 2. Аз санлы татар баласы өчен яңа сценарий язып чиләнәсе килми. Хәер, театрларга гына түгел, бөтен татар дөнья­сына кагыла бу вәзгыять. Үз-үзебезне алдау, бер-беребездән зарлану да шуңа керә.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*