Шигырьләрендә туган ягына, аның табигатенә, халкына дан җырлаучы Дилә Хәбибуллина Тубыл районы Сетово авылында яши. Күптә түгел аның “Үсеңне усып пула ма” дип аталган шигырьләр җыентыгы чыкты.

Дөнья үзгәрешләре, себер табигатенең искиткеч матурлыгы, күңеленең нечкәлеге аны шигырь язарга этәрә. Яңа китап авторы әңгәмәдә иҗат юлы турында сөйләде.
-Иҗатымда илһамны мин кешеләрдән алам. Шигырьләремнең эчтәлеге кешеләр арасында мөнәсәбәтләр турында. Күпчелек шигырьләрем себер табигате, туган авылым, мәхәббәт темаларына иҗат ителде.
-Күптән шигырь язу белән мавыгасызмы? Беренче язган шигырегезне хәтерлисезме?
-Шигырь язу белән дүрт ел мавыгам. Беренче шигыремне мин рус телендә яздым. Әллә кайдан, көтмәгәндә рифмаланган шигъри юллар килде. Бу яңалык үзем өчен дә яңа ачыш булды. Җәен урманда искиткеч матурлыкны, сафлыкны үз күзләрең белән күреп, күңелдә төрле хисләр тоясың. Беренче шигъри юлларым да урманда булган вакытымда туды.
-Сез шигырь яза башлаганнан соң үзгәрдегезме?
-Һичшиксез, яхшы якка үзгәрдем, дип уйлыйм. Мин кызу кеше идем. Хәзер сабырлы, игътибарлы булырга өйрәндем.
-Сезгә кайсы темага иҗат итү якын. Яраткан шагыйрьләрегез, шигырьләрегез бармы?
-Аерым бер темага да өстенлек бирмәдем, бик якын булган темаларым юк. Үземнең иҗатымнан яраткан шигырьләрем бар. Алар йөрәк түрләреннән чыккан, әниемә, туган авылыма багышлап язган шигырьләрем. Яраткан шагыйрьләрем Габдулла Тукай, Булат Сөләйманов, Шәүкәт Гаделша.
-Яңа чыккан китабыгыз турында сөйләсәгез иде?
-100 данә китап Тубылның “Полиграфист” нәшриятында чыкты. Шигырьләр җыентыгына 80 шигырем керде. Бу җыентыкта күпчелек шигырьләрем себер татар телендә. Соңгы 5 шигырь үзебезнең саз як татарлары диалектында. Ничек сөйләшәбез, шулай иҗат ителде. Яңа чыккан китабымның презентациясен үткәргән Тубыл районы китапханәсенә рәхмәтләремне белдерәм,-ди.
Яз да җитте, кояш көлә,
Җиргә җылы тарала.
Ап-ак булып яткан карлар,
Тик нигәдер карая.
Лаеклы ялда булган, балаларына, 11 оныгына сөенеп, аларга ярдәмләшеп яшәгән Дилә Хәбибуллинаны мактаучылар, шигырьләрен яратып укучылар күп. Без аңа якташларын үзенең яңа шигырьләре белән таныштырып торуын һәм иҗат уңышлары телибез.
Римма Умитбаева.
Тубыл