tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазыдан Индира Латыйпова: Каз өмәсе фестивален каз үрчетү белән генә бәйләргә кирәкми
Туймазыдан Индира Латыйпова: Каз өмәсе фестивален каз үрчетү белән генә бәйләргә кирәкми

Туймазыдан Индира Латыйпова: Каз өмәсе фестивален каз үрчетү белән генә бәйләргә кирәкми

Башкортстанның Туймазы районы татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе татар казы Индира Латыйпова фикеренчә, «Каз өмәсе» фестивале каз үрчетүгә генә кайтып калырга тиеш түгел.

«Икенче ел рәттән үткәрелгән «Каз өмәсе» фестивале – Бөтендөнья татар конгрессының иң уңышлы проектларының берсе. Фестиваль күләмле чарага әйләнде. Ул милли гореф-гадәтләрне саклау һәм яңа буынны тәрбияләү өчен дә әһәмиятле. Шул ук вакытта ул татар авылларын саклау һәм үстерү ягыннан да отышлы», – диде делегат XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.

Аның әйтүенчә, Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваленең Мөслим районы җирлегендә узуы табигый, чөнки республикада дан тоткан заманча каз үрчетү оешмалары Мөслим ягының бренды булып тора.

«Каз өмәсен үткәрү – үзе бер дәрәҗә. Өмәне кемнең йортында оештырырга, дигән сорау тумый. Күпләп каз асраучы гаиләләр үзләре үк чакырып тора. Өмәләрдә кызлар, балалар да булыша. Күп җирдә каз асрау гаилә бизнесына әйләнде. Каз белән бәйле чаралар ел буена дәвам итә. «Каз өмәсе» фестивале, Сабантуйдан кала, татар милләтенең икенче зур проектына әйләнеп килә», – диде Индира Латыйпова.

Делегат «Каз өмәсе» фестивален ел саен Татарстанның һәр районында һәм Россия төбәкләрендә үткәреп, финалын Мөслимдә – Ык елгасы буенда йомгаклау, Казанда һәм Татарстанның һәр районында Яңа ел алдыннан аерым каз ярминкәләрен оештыру отышлы булыр иде дип саный.

«Татар казы» брендын җәелдерү Казаннан башланса, бу эшнең куәте дә, бәрәкәте дә булыр иде», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*