Һәркем яраткан һәм өзелеп көткән җәйнең иң матур һәм күркәм мизгеле – сабантуй бәйрәме, билгеле. Ә менә безнең авылда бу бәйрәм 19 июль көнне аерым бер үзгә төс алып, “Туган авылым – алтын бишек” исеме астында «Авыл көне» буларак билгеләп үтелде. Аның кысаларында оештырылган барлык чараларда авылдашларыбыз бик теләп катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты.
“Авыл көне” балалар арасында (9-15 яшь) оештырылган футбол турниры белән башланып китте. Һәм беренче итеп аны үткәрүдә үз өлешен керткән финанс ярдәм күрсәтүчеләрне билгеләп үтәр идем.
Рөстәм “Пултай”, Рамилә “Бәбкә”, Альбина “Пяца”, Дамирә “Терге”, Рамил (Назыйм абый) уллары белән, Надир “Тыртай” һәм җирле мәчет мәхәлләсе – шушы мәрхәмәтле авылдашлар ярдәме белән турнир призерларына бүләкләр, махсус кубоклар кайгыртылды, хөкемдарлар чакырылды, мәйдан тулысынча рәтләнде. Ә бу көнне нибары дүрт команда әлеге спорт төрендә үз осталыкларын күрсәтте. Нәтиҗәдә, призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: “Легенда” командасы – беренче, “Локомотив” – икенче, “Зенит” – өченче һәм “Кефтемешечки” – дүртенче. Кызу барган ярышлардан соң командалар әгъзалары зур пиццалар белән сыйланды.
Төштән соң бәйрәмебез авыл уртасында Сергачның Гусево микрорайоны мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Яхшы кәеф” исемле уен-күңел ачу тамашасы белән дәвам итте. Авыл һәм шәһәрдән ялга кайткан бала-чага бик теләп шушы күңелле һәм мавыктыргыч уен дөньясына чумды, төрле әкияти персонажлар оештырган конкурс-биремнәрдә үзләренең җитезлеген, тизлеген һәм чыдамлыгын күрсәтергә тырышты. Хөрмәтле хезмәттәшләребезгә моның өчен олы рәхмәтләребез- не белдерәбез.
Бәйрәмне тантаналы ачу авыл мәдәният йортында узды. Ул махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган, Батырлык ордены белән бүләкләнгән хөрмәтле авылдашыбыз Рөстәм Сынгизовны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
“Авыл көне” белән барча андылыларны, килгән кунакларны мин һәм Богородск территориаль бүлек җитәкчесе Валерий Самохин котладык, халкыбыз, авылыбыз файдасына, мәдәни тормышыбызны саклап калуга куйган намуслы хезмәтләре өчен ике дистәгә якын андылыны администрация тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләдек.
Тантаналы өлешне дәвам итеп, авылыбыз үзешчәннәре тырышлыгы белән әзерләнгән концерт программасы башланды. Берсеннән-берсе матур, эчтәлекле 28 чыгышның һәркайсы тамашачылар тарафыннан кайнар алкышларга күмелде.
Бәйрәмебезнең бизәге булган күрше Кочко-Пожар мәдәният йорты үзешчән коллективына һәм һәвәскәр артистларына матур чыгышлары һәм бүләк иткән яхшы кәефләре өчен барча андылылар исеменнән олы рәхмәт белдерәбез!
Чарабызны үзенең моңлы тавышы белән бизәгән, киң танылган “Туган як моңнары” ансамбле солисты Алсу Латыповага, шулай ук матур чыгышлары һәм зал дизайны өчен Адиатуллиннар гаиләсенә дә (Аззя, Бәюс абый) аерым рәхмәт әйтәсе килә.
Кич белән матур җыр яратучы барча авылдашларны җирле клубка татар эстрадасы артисты Закир Шаһбан җыйды. Үз төркеме белән биргән берничә сәгатьлек концерты бик матур булды, барысына да ошады. Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсә ханымның үзәккә үтәрлек ши- гырьләрен укуы кемне дә битараф калдырмады.
“Авыл көне” якынча ике йөз кешене бергә җыйган һәм Сергач егете Марат Каюмов диджейлыгында узган күңелле дискотека белән тәмамланды.
Кыскасы, бәйрәм шәп булды, халык күтәренке кәеф һәм оештыручыларга рәхмәт хисе белән таралышты. Мин, үз чиратымда, бәйрәмне тиешле рәвештә уздырырга ярдәм күрсәткән хезмәттәшләремә, спонсорларга, кунакларга олы рәхмәтләремне белдерәм, алда да бергәләшеп халкыбыз файдасына хезмәт итәргә насыйп булсын.
Билгеле, бүгенге көндә авылларыбыз олыгая, яшьләр аз. Шулай да туган җирләребезнең гомере озын булсын, читкә киткәннәр авылны онытмасын, авылда калганнар һәр туар таңга сөенеп яшәсен.
Галия АЙСИНА, Анды мәдәният йорты директоры.