tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган тел укытучыларының иң яхшылары арасында
Туган тел укытучыларының иң яхшылары арасында

Туган тел укытучыларының иң яхшылары арасында

Халидә Кирамова сентябрь ахырында гына Карачай-Черкес Республикасында «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы-2023» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсында катнашып кайтты. 72 мәктәп укытучысы арасында өлкәбез данын яклады һәм финалга үтеп, 15 иң яхшы педагог арасында лаеклы урын алды.

Халидә Кирамова исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш. Ул Төмән шәһәренең 52нче мәктәбендә татар, рус телләрен һәм әдәбиятларыннан белем бирә. Халидә татар теленә мәхәббәт сеңдергән укучылар шәһәр, өлкә, төбәкара олимпиадаларында җиңүләр яуладылар, активлыклары өчен еш кына Татарстанда лагерьларга юллама белән бүләкләнделәр. Халидә – 28 ел стажлы, Тубыл дәүләт пединститутын тәмамлаган, алдынгы ысуллар белән эш итүче талантлы педагог. Өлкәдә татар теле укытучылары арасында иң алдынгыларының берсе, фән кандидаты. Быел Казанда үткән “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче.

Бу ярышка да ныклап әзерләнде Халидә Хәлидулла кызы. Өч дистә елга якын яраткан хезмәтендә туплаган бар тәҗрибәсен эшкә җигеп, осталардан киңәш сорап, уңышлы укыту ысулларын барлап план корды ул.

Һәм август уртасына кадәр барган читтән торып үткән турда медиавизиткасын әзерләгәндә үз һөнәри эшчәнлегенең иң әһәмиятле аспектларын, төбәкнең этномәдәни үзенчәлекләрен һәм ул эшләгән мәгариф оешмасы контекстында педагогик шәхесне, практик тәҗрибәсен күрсәтеп финалда катнашырга хокук алды.

-Карачай-Черкес Республикасында хуш күреп каршы алдылар. Матур биюләре, тәмле милли ризыклары белән хөрмәт күрсәттеләр. Жюри РФның төрле регионнарынннан иде.

Монда ике конкурс сынавын үтәргә кирәк булды: методик остаханә һәм дәрес. Остаханәдә «Мәктәп укучысының укучы грамоталылыгын формалаштыру буенча эшчәнлек системасы» темасы буенча катнаштым. Жюри хөкеменә укучы грамоталылыгын формалаштыру буенча авторлык биремнәремне, шулай ук авторлык эш дәфтәрен тәкъдим иттем.

Дәресем 7 класста булды. «Шагыйрь кулында каләм һәм кылыч» дигән темага әдәбият дәресен алып бардым. Бөек Ватан сугышы чорындагы татар шагыйре Муса Җәлил һәм карачай шагыйре Даут Байкулов шигърияте белән таныштыру, аларның шигъри әсәрләренең ролен ачуда ярдәм итү, патриотизм, ил тарихы өчен горурлык, РФ халыклары әдәбиятына хөрмәт хисе тәрбияләү иде максатым. Куелган максатка ирешү өчен дәрестә төрле технологияләр кулланылды: ИКТ (компьютер презентациясе), тәнкыйди фикерләү технологиясе, сәламәтлекне саклау (эшчәнлекне үзгәртү) һәм системалы-эшчәнлек алымнары гамәлгә ашырылды. Дәрестә карачай һәм татар мәдәнияте очрашты. Дәрес барышында өч телдә шигырьләр яңгырады: карачай, татар һәм рус телләрендә. Дәрескә әзерләнү барышында үземә карачай телен дә күпмедер өйрәнергә туры килде.

Һәм тырышлыкның нәтиҗәсе куандырырлык булды: дәрес барышында, ике шагыйрьнең иҗатын өйрәнгәндә, укучылар шигъри текстларны аңлаешлы итеп укырга гына түгел, ә федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, укыганнарын аңларга, интерпретацияләргә, чагыштырырга, капма-каршы куярга өйрәнделәр. Куелган максатка ирешү өчен татар рәссамы Харис Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы белән дә таныштырдым – бу сүз һәм сынлы сәнгатьнең интегратив бәйләнешләрен билгеләүнең бер ысулы, ул укучының күзаллау-образлы фикерләвен үстерергә ярдәм итә, – дип сөйләде бәйге барышы турында Халидә Кирамова.

-Мин бит рус теле һәм әдәбияты укытучысы да. Бәйгедә конкурсантларның күбесе рус теле укытучылары иде, шуңа күрә татар теленнән генә түгел, рус телен укыту буенча да күп тәҗрибә тупладым, укытуда төрле кызыклы алымнарга игътибар иттем. Матур җирләр күреп, яңа дуслар табып кайттым. Хәзер бөтен Россия буйлап таныш хезмәттәшләрем эшлиләр.

Беренче турдагы сынауларны уңышлы үткәннәрне икенче турга чакыралар. Монда класс сәгате үткәрү хокукы бирелә. Мин видеоязмада Халидә Хәлидулла кызы үткәргән класс сәгатен карадым. Ул “Күптөрлелектә бердәмлек» темасына багышланган иде. Халидә анда төрле халыкның әйтем, мәкальләрен кулланып кунакчыллык турында сөйләде. Төрле халыкларның милли ризыкларына да кызыклы гына тукталып үтте. Ул арада себер татарларының себер бавырсагы белән таныштырды. Балык тоту уенын оештырды, видеода эртнек пешереп күрсәтте. Кунакларны төйдереп биетте. Соңыннан балаларга Төмән конфетларын һәм чәк-чәкне күчтәнәч итеп таратты.

Халидә Кирамованың «РФ мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре», РФ мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, берничә «Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары конкурсында җиңүче» Мактау грамоталары, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы–2018» Бөтенроссия конкурсында II урын өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы, «Туган тел» Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары мастер-классы конкурсының йомгаклау этабында III урын өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе дипломы янына тагын да бер дәрәҗәле бүләк – «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы-2023» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсы лауреаты дипломы өстәлде.

“Россия Федерациясенең иң яхшы туган телләр укытучыларының Бөтенроссия конкурсына әзерлек битен ябам. Мин Төмән өлкәсен лаеклы тәкъдим иттем дип уйлыйм. Россиянең иң яхшы 15 укытучысы исемлегендә булу – физик һәм әхлакый яктан гади булмаган мәсьәлә. Ләкин элеккечә, мин туган телемне саклау һәм үстерү, укучылар һәм хезмәттәшләрем белән кыйммәтле тәҗрибә уртаклашу хакына нәтиҗәле эшләячәкмен. Барыгызга да җылы сүзләрегез өчен рәхмәт!”, – дип язып чыкты Халидә Кирамова “Вконтакте”дагы битендә.

Әгәр дә туган тел, татар теле укытучысы күңел биреп эшләсә, эшен яратса, ул профессиональ булса, аңа авыр түгелдер дип уйлыйм. Балаларны 5 сыйныфтан 11чегә кадәр укытам. Мин ата-аналарга болай дип әйтәм: 1-2 генә дәресемә кереп карасыннар. 1-2 дәресемә керсәләр, укучылар калалар, укыйлар, өйрәнәләр. Түгәрәкләргә дә киләләр. Олимпиадаларга да катнашабыз. Казаныбызга да киләбез. Төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Шигъриятьме, җыр-биюме? Сәләтле балаларны Россия буенча йөртәбез. Бөтен нәрсә укытучының үзеннән тора. Хәзерге көндә бик күп бит ресурслар, материаллар күп. Дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә була. Туган тел дәресе – укучы өчен искитмәле могҗиза булырга тиеш”, – дип сөйләгән язын өлкәбезнең тырыш укытучысы Татарстан Республикасының мәгариф һәм министры белән очрашуда. Татар теленнән Халидә Хәлидулла кызы шикелле дәрестән могҗиза ясый торган укытучылар укытсын иде.

Зур җиңүегез һәм һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз сезне, Халидә Хәлидулла кызы! Барлык мөгаллимнәребез дә бәйрәм тәбрикләвен кабул итегез, эшегез җырлап кына барсын, киртәләр булмасын, сабырлык, сәламәтлек, көчегезнең ташып торуын, сабый күңелен ачып, анда файдалы белем орлыклары гына салуыгызны теләп калабыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*