tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Түнтәр авылында Изгеләр чишмәләре

ВИДЕО: Түнтәр авылында Изгеләр чишмәләре

Түнтәр авылында Изгеләр чишмәләре бар. Беренчесен авыл халкы Бану апа йортының янында урнашканга күрә, Бану чишмәсе дип йөртелә. Ә чын мәгънәсендә ул Изгеләр чишмәсе дип атала. Чөнки аның өстендә Түнтәр авылның беренче имамы булып торган Габдеразак хәзрәтнең каберлеге урнашкан. Габдеразак хәзрәт 40 ел буена авыл халкын укырга-язарга өйрәткән кеше була. Бу урын Изге урын дип саналган, шуңа күрә изге урыннан чыккан чишмә Изгеләр чишмәсе дип атап йөртелә.

Икенчесе – Әҗмән елгасы буйлап югары күтәрелеп, Иске ферма дигән урыннан түбәндәрәк урнашкан. Изгеләр чишмәсеннән дәвалну өчен су алып кайтканнар. Бу су белән күз авыруларын дәвалаганнар. Мөгаен аның суында көмеш катнашмалары бардыр. Чишмәнең югары очында басу, шуңа күрә аның суы чиста, саф, файдалы дип санала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*