tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлы Казан, дәртле Казан!
Нурлы Казан, дәртле Казан!

Нурлы Казан, дәртле Казан!

Зур Чирекле урта мәктәбенең 6Б, 8Б, 9Б класс укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре – барлыгы кырык биш кеше Казан шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар.

Без – өлкәннәр дә, балалар да нурлы, дәртле, моңлы Казанның табигатенә һәм архитектурасына чиксез сокландык. Беренче көнне без “Туган авылым” музеенда булдык. Биредә чал тарихлы Казанның һәм татар халкының данлы һәм шанлы үткәне белән якыннан таныштык. Татарстан башкаласының җәяүлеләр өчен Бауман урамы күңелләрдә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Малайлар һәм кызлар үзләренең якыннары һәм туганнары өчен төрле сувенирлар алдылар һәм рәхәтләнеп ял иттеләр. Безгә шулай ук Никахлашу сараенда – “Казан” гаилә үзәгендә булырга насыйп итте. Әлеге үзәкнең 50 метр биеклектә урнашкан мәйданчыгыннан бөтен шәһәр күренеп тора.

Кич белән теплоходка утырып Казансу елгасы буйлап йөрү дә балаларда беркайчан да онытылмас тәэсирләр калдырды. Казан шәһәре караңгы төшкәч тагын да матуррак, күркәмрәк булып күренә икән.

Ә икенче көнне Казанның “Барлык диннәр гыйбадәтханәсе”нә юл тоттык. Әлеге архитектура корылмасы — дөньяда бердәнбер булган төрле диннәргә багышланган храм. Ул Казанның истәлекле урыннарының берсе булып санала.

Казан Кремле белән Кол Шәриф мәчете дә матурлыгы, кабатланмас булуы белән гаҗәпләндерде. Балалар экскурсоводның сөйләвен бөтен дөньяларын онытып, игътибар белән тыңладылар. Әлбәттә инде, истәлекле урыннарда күп тапкыр фоторәсемгә төштек.

Татарстан башкаласына кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия барыбызның да күңеленә хуш килде. Шәһәр һәм татар халкының тарихы турында күп мәгълүматлар алып кайттык.

И.З.Фахритдинова, С.А.Рафикова, Н.Х.Темербулатова,

класс җитәкчеләре.

Чыганак: emet73.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*