tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телебезне саклау һәм аның абруен күтәрү, милли үзаңны үстерү өчен без нәрсә эшләргә тиеш?
Туган телебезне саклау һәм аның абруен күтәрү, милли үзаңны үстерү өчен без нәрсә эшләргә тиеш?

Туган телебезне саклау һәм аның абруен күтәрү, милли үзаңны үстерү өчен без нәрсә эшләргә тиеш?

Әлеге сорау белән Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИНга мөрәҗәгать иттек.

– Аллаһы Тәгалә безне төрле милләтләр, халыклар итеп яраткан. Әгәр Ул теләсә, без барыбыз да бер төсле, бер кыяфәтле булыр идек. Барыбыз бер телдә сөйләшер идек. Шуңа күрә милләтләр бар, һәркемнең үз җирен, телен ярату, саклау фитри-табигый нәрсә булып тора. Бүген без татарлар җыелышып, бер-беребез белән башка халык телендә сөйләшәбез, башка халык ризыкларын ашыйбыз, башкалар кебек киенәбез. Авылдагы әби вата-җимерә шәһәрдән кайткан оныгы белән рус телендә гәп корып маташа. Минемчә, бу татарга хас булып барган зәгыйфь табигатебезгә, кечкенәдән милли үзаңыбыз булмауга кайтып кала. Ни өчендер без үз телебез, милләтебез белән горурлану хисләрен кечкенәдән сеңдерә алмыйбыз. Ләкин кеше үзен аерым милләттән булганы өчен генә башкалардан өстен күрсә, кайбер милләтләргә түбән, надан, булдыксыз, дип кимсетеп караса, мондый милләтчелеккә диндә урын юк. Пәйгамбәребезнең хушлашу хаҗында өммәтенә соңгы васыятьләре арасында шундый сүзләр дә була: “Кешеләр, Раббыгыз – Бер. Атагыз – бер. Барыгыз да Адәмнән туды, Адәм туфрактан яралды. Арагызда иң хөрмәтлегез иң диндар булганыгыз. Бер гарәп тә гарәп булмаучыдан өстен түгел. Гарәп булмаганның да гарәптән өстенлеге юк”.

– Гарәпләр дигәннән, татар дин мәктәбе бөтен мөселман дөньясында иң көчлеләрдән саналган. Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, Ризаэддин Фәхреддин кебек дин галимнәренең абруе зур булган. Бүген милләтебез андый галимнәрне үстерә аламы?

– Дөньяда иң көчлеләре булган дип без татарлар күбрәк мактанырга яратабыз инде. Анысы да үткәнебез белән. Шулай да бик көчле, тирән фикерле дин әһелләребез булган. Үзбәкстанга баргач, шундый сүз ишеткән идем: “Ии, алар бит ничә ел хан күрмәгән халык”. Безгә килгәндә, 500 ел хансыз яшәү эзсез калмый, әлбәттә. Зур өйдә кирәкмәс артык бала булган кебек, исән калырга, үлмәскә тырышкан милләттән шундый бөек шәхесләр килеп чыгуы үзе бер могҗиза, Аллаһының рәхмәтедер. Аннан инкыйлаб, аннан тагын 60-70 ел дин әһелләрен, дини мәгарифне телгәләгәннән соң кайчан ул бөек ирәнләр булыр да, кайчан ныгып татлы җимешләрен китерер? Аллаһ Үзе генә белә. Ил дилбегәсе патша Рәсәеннән коммунистлар кулына күчкәндә дәүләт дин эшләрен татар мөфтиләренә ышанып тапшырган. Галимҗан хәзрәтләре Бохараларга кадәр барып, дәүләт белән мөселманнар арасында чыккан низагларны хәл итүгә күп көч керткән. Үзара аңлашу, килешү юлларын эзләгән. Союзның гарәп, төрек илләре арасында элемтә басмаларын татар мөфтиләре саклаган. Бу ул заманда дин әһелләренең дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтен аңлау дәрәҗәсенең дә, ислам дөньясында тоткан урыннары да югары булуын күрсәтә. Бүген дә Рәсәй субъектларын Кавказдан чыккан имамнарга тапшырып булмый. Кызу тау халкына татарга хас сабырлык, хикмәт, кирәк вакытта бераз хәйлә җитми. Шуңа күрә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә дә имамы, мәзине татар, дөресрәге, мишәр, беренче сафта берничә абзыебыз күренә, ә артта саф-саф булып меңләгән кавказлы һәм БДБ илләре вәкилләре тора. Ләкин дәүләт татар дин әһелләренең гыйлем дәрәҗәсен, көчле кадрлар әзерләү өчен махсус программа булдырмаса, безне әллә ни уңышлар көтмәс. Бүген әти-әниләр мәктәптә тырышып укыган, БДИларын яхшы биргән улларын ислам уку йортларына түгел, бәлки федераль университетларга, чит ил уку йортларына кертү ягын карыйлар. Кем әйтмешли, шәкертнең укып мулла булганчы, сәдака акчасына баеганчы, берәр җүнлерәк кәсеп карауны хуплыйлар. Шуңа күрә мәдрәсә, ислам университетларының дин белгечләрен әзерләү конвейерларына затлы чимал аз кергәч, затлы товары да аз чыга.

– Аллаһы Тәгалә: «Чынлыкта Аллаһы кешеләр үзләрен үзгәртми торып, аларның хәлен үзгәртми», – дигән. Милләт, телне, гореф-гадәтләрне саклап калуны нәрсәдән башларга кирәк дип уйлыйсыз?

– Без татарның күпмедер телебез калса да, гореф-гадәтләребез югалган дисәм дә, кызганыч, хата булмас. Кая барсак та, гореф-гадәтебез дигәч, сабантуйны сөйлибез, дин өлкәсендә мәетләргә өчесе, җидесе, кырыкларын үткәрү өчен көрәшәбез. Башка гореф-гадәтләребез калмаган, ахрысы. Мин берәр илгә барсам, ул халыкның гадәтләрен, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен күзәтергә яратам. Бүген гарәпләрләрнең дә, төрекләрнең дә бик күп әхлакый сыйфатлары гореф булып каннарына сеңгән. Өйгә әти кайтып керсә, 15 яшьлек улы бүлмәсеннән чыгып аның кулын үбә. Бездә исә биш секундка колагыннан наушнигын чыгарып сәламен бирсә дә рәхмәт аңа. Табын артында өлкән буын ашый башламыйча, берәү дә ризыкка кулын сузмый. Ташкентта мәчеткә кергәндә аяк киемеңне салып калдырасың, чыгуыңа аны кемдер чыгу уңаена борып куя. Бездә өстенә басып, таптап китәләр. Ислам халыкларында хатын-кызның дәрәҗәсе юк, диләр. Анда хатын-кызны туганнары беркайчан да берьялгызын юлга чыгарып җибәрмиләр, ирсез калса, тормышта ярдәмсез калдырмыйлар. Абыйлары, энеләре үз баласының, хатынының савытыннан бүлеп булса да аңа бирәләр. Олыгайган ата-аналарын үз баласыннан артык күрәләр һәм тәрбия кылалар. Без бу хакта вәгазьләрдә күп сөйлибез. Күпмедер файдасы да бардыр, әмма бу нәрсәләр кешеләрнең колагына түгел, еллар дәверендә канына, җелегенә сеңәргә тиеш. Шулвакыт ул гореф-гадәт булып урнаша. Бүген без татарлар үз милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтебезне саклау өчен бөтен мәйданнарны кулланырга тиешбез. Гаилә, бакча, мәктәп, югары уку йортлары, мәчетләр, интернет челтәре һәм башкалар… Монда дин әһелләре язучыларны сез намаз укымыйсыз дип, ә татар интеллигенциясе дин әһелләрен яманлап утырудан милләт алга китми. Безгә берләшергә, үзара ярдәмләшергә кирәк.

– Мөфти, туган телеңдә сөйләшү, Раббыбызның шушы нигъмәтен саклап калырга тырышу һәм аны балаларыбызга тапшыру да – гыйбадәт, дигән иде. Бу гыйбадәтнең никадәр мөһим булуын халыкка ничек аңлатырга?

– Сөбханәллаһ, ул бит синең газиз әниең, яраткан әбиең сөйләшкән тел. Сиңа кадәр яшәгән ничә буын әби-бабаң ул байлыкны саклап килгән дә, сиңа җиткәч агып килүче елга өзелгән, агуыннан туктаган. Монда телгә генә түгел, үз ата-бабаңа, үз нәсәбеңә хөрмәт җитмәү бәласе дә бар. Кызганычка каршы, бүген ата-ана үз баласына түгел, хәтта милләтебезне әйдәүче җитәкчеләребез дә, язучыларыбыз да, дин әһелләре дә яшь буынга ни өчен туган тел кирәклеген аңлатып бирә алмыйбыз. Иңглиз теленең, кытай теленең мөһимлеген бик яхшы аңлыйлар, туган телне кирәккә санамыйлар. Мин үзем дә аны аңлата алырмынмы-юкмы, белмим. Әмма миңа ана телемдә сөйләшү, вәгазьләр сөйләү, җөмләләр төзеп язу күңелемә бер рәхәтлек бирә. Мин аны кечкенәдән сеңгән тәрбиянең нәтиҗәседер дип уйлыйм. Мәсәлән, мин әнием, гаиләм каршында, өлкән кешеләр каршында рус телендә сөйләшергә оялам.

– Телне, милләтне яклау һәм саклау да мөселман кешесенең сыйфаты булырга тиештер?..

– Бөтен нәрсә кешенең тәрбиясенә кайта. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми, диләр. Һәр кешегә кечкенәдән туган җиренә, теленә мәхәббәт хисләрен сеңдерү мөһим. Татар исемен йөрткән һәркем үзенең халкы, милләте каршында җаваплылыгын сизеп яшәсә иде. “Бүген заманасы шулай шул”, “аның дәүләтендә юк шул” кебек сылтанулардан китәсе иде.

shahrikazan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*