Узган атнада, 1 ноябрь көнне, өлкә татар автономиясе каршында уңышлы эшләп килүче крайны өйрәнүчеләр клубының чираттагы утырышы узды. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр Пильнада округ китапханәсенә җыелды, утырышның темасы – “Нижгар өлкәсе татар крайны өйрәнүчеләренең эшчәнлеге – өлкә татарлары тарихының билгеле булмаган битләрен ачуның бер ысулы” иде.
Утырышка Кызыл Октябрь, Пильна, Сергач округларыннан ике дистәгә якын клуб әгъзалары җыелды.
Өлкә татар автономиясе җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиев җылы сәламләп, кыскача район турында мәгълүмат бирде, китапханә мөдире Любовь Гаврилова үзе җитәкләгән учреждение белән бераз таныштырды.
Крайны өйрәнүчеләр клубын елга якын инде Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбенең тарих укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанова җитәкли. Аның кебек тарихка, крайны өйрәнүгә мөкиббән киткән кешеләр бик аз һәм клуб әгъзалары да нәкъ шундыйлар. Кереме булмаган, бары тик үз акчаңны гына туздыра торган җәмәгать эшендә бүтәннәр эшли дә алмый шул, бары тик энтузиастлар, фанатлар гына кайный анда.
Әлфия ханым фикердәшләрен җылы сәламләп, сүзне пашатлы Сәрия Аймалетдиновага бирде. Сәрия күптән түгел узган (25 сентябрь – 5 октябрь) IX Евразия фәнни-крайны өйрәнү форумында алган тәэсирләре белән бүлеште, ә чыгышының төп өлеше нәсел шәҗәрәсенә багышланган презентациядән торды. Сәрия ханым Пашат тарихын барлаудан гайре, шәҗәрәләр төзү белән дә шөгыльләнә, мәсәлән, үзенең нәселен уникенче, ире Рафекныкын унынчы буынга кадәр ачыклаган инде.
Шулай ук IX Евразия форумында катнашкан рбишчалы Харис хәзрәт Исмаилов та бу чара турында үз фикерен белдерде һәм үзебезнең төбәк тарихын ачыклауда бик күп эш икәнен ассызыклады. “Безгә тынычланырга ярамый, кызганычка, бераз соңга калдык, күпне белгән һәм хәтерендә саклаган картлар бакыйлыкка күчеп бетте, хәзер барлык мәгълүматны бөртекләп җыярга туры килә. Һәр татар авылында тарихны барлаучы бер генә булса да кеше булырга тиеш. Пенсия яшендәге укытучылар юк түгел, бәлки, аларны җәлеп итәргәдер. Иң мөһиме – кузгап җибәрү, аннары инде вакыт белән дә, чыгымнары белән дә санашмыйсың”, – диде ул.
Шулай ук Харис Хакимов (Зур Рбишча), Фәрит Аймалетдинов (Карга-Сергач) клубның эшчәнлеге, киләчәккә планнары турында үз фикерләрен белдерделәр. Әлфия Хәйдәровна да Евразия форумы эшчәнлеге турында кыскача таныштырды (бу форум турында аның тулы материаллары “Туган як”ның 20 октябрь саныннан башлап бастырыла килә). Шулай ук Зур һәм Кече Рбишча авылларының топонимикасына багышлап чыгарылган 2024 елга календарь белән таныштырды һәм һәр авылның топонимикасын туплап, электрон адресына юллауны үтенде. Моны эшләү авыр түгел, урам-тыкрыкларның, елга-күлләрнең һ.б. тарихи, халык телендәге исемнәрен белүчеләр бар әле, шуңа да ул мәгълүматны [email protected] электрон почтага Әлфия ханыма юлласагыз, ул исемнәр мәңгеләштерелер.
Клуб эшчәнлегенең планнары, утырышларның темалары турында да сүз барды. Киләсе җәйгә төбәк тарихын барлауга зур көч куйган, Мәдәнә музеен булдырган сафаҗайлы мәрхүм Фәрит ага Беляевка багышлап, “Беляев укулары” оештырырга кирәк дигән фикер хуплау тапты.
Ахырда Мирзәхләм Гаярович зур рәхмәт белдереп, еш җыелып булмый, утырышларга килми калмагыз диде, ә кунакчыл китапханә хезмәткәрләре бина буенча экскурсия оештырды.
Китаплар патшалыгы биредә искиткеч – өч ел элек федераль программа буенча модельлы китапханә булдырылган, капиталь ремонт ясалган, барлык җиһазлар, китаплар фонды тулаем яңартылган, мультимедиа экраннар, интерактив глобус – нәрсә генәме юк, олыларны да, балаларны да кызыксындырырдый заманча технологияләргә исең китә, хәтта бүтән районнардан да килеп йөрүчеләр бар икән.
Тулаем алганда, күбрәк Кызыл Октябрь һәм Пильна округлары вәкилләре катнашында бик эшлекле утырыш булды, әмма киләчәктә һәр татар авылыннан бер генә дә булса вәкил булсын иде дигән теләк туды һәм моның шулай булуына ышанасы килә. Ә бусы өчен оештыручыларга, шәхсән Әлфия Хәйдәровна белән Мирзәхләм Абдулганиевичка, шулай ук Пильна китапханәсе коллективына зур рәхмәт.
Наилә ЖИҺАНШИНА (“Туган як” газетасы)