tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдин белән хушлашу узды
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдин белән хушлашу узды

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдин белән хушлашу узды

Озак еллар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып хезмәт иткән, язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Гыйсметдин бакыйлыкка күчте.

Бүген “Казан нуры” мәчетеннән Дамир Гыйсметдинне соңгы юлга озаттылар. Хушлашуда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендә Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре катнашты.

«Ул 90нчы елларда оешкан «Ватан» җәмгыятенә нигез салучыларның берсе иде. Бөтендөнья татар конгрессы оешуда аның роле зур булды. 2000нче еллар башында ул, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетына эшкә урнашып, халкыбызны туплый, оештыра торган проектлар башланды. Халкыбызны туплау, оештыруда Дамир абыйның роле зур. Шагыйрьнең шигырь юллары җырга күчә икән, димәк ул халкыбыз тарафыннан җылы кабул ителгән. Аның сатирасында милләтебезнең көн кадагында торган мәсьәләләр иде», – диде Данис Шакиров.

«Аның җырларын, сатирик әсәрләрен барыгыз да белә, ул чыннан да зур шәхес. Соңгы ике елда да милләт турында гына уйлады. Аның кебек шәхесләр, алар кылган эшләр турында сөйләргә кирәк. Ул хисле шагыйрь иде, аның әсәрләре онытылмас» – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, журналист Римзил Вәлиев.

Дамир Гыйсметдин Самосырово мөселман зиратына җирләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*