tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Шода авылында каз өмәсе

ВИДЕО: Шода авылында каз өмәсе

Шода авылында электән башлангыч алган күркәм йолаларыбызның берсе, авыл клубы, мәктәп, китапханә хезмәткәрләре, республика районнарының һәм Балтачыбызның җирле «Ак калфак» оешмаларына йөрүче уңган ханымнар белән берлектә, барлык шартларын туры китереп «Каз өмәсе» оештырылды.

Чарада филология фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар хатын-кызлары бюросы җитәкчесе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова да катнашты.

Каз өмәләре онытылып бара, бүгенге чараның төп максаты — авылларга элекке күңеллелекне кайтару, яшьләргә гореф-гадәтләрне күрсәтү. Казлар сую¬га багышланган, борынгыдан халык йоласына әверелгән бәйрәмне Шода авылының хезмәт сөючән, ихтирамга лаек гаиләләренең берсе — Фәйрүзә Зәкиева гаиләсендә уздырылды.

Өмә җырлар, уен-көлке белән үрелеп барды, Фәйрүзә ханым яшь чагындагы өмә йолаларын искә төшереп, кунакларга нечкәлекләрне аңлатты, «Каз өмәсе» бәйрәм төсен алды.

Шода авылында яшәүче Фәйрүзә ханым Зәкиева быел 30 каз үстергән. «Бергә эшләгәндә күңеллерәк тә, тизрәк тә эшкәртелә, каз йолкуны өмә ясап үткәрү нияте белән өч ел янып йөрдем, ниятем тормышка ашты,» — ди Фәйрүзә апа.

Беркем дә читтә басып тормады, авылның гармунчы егетләре дә милли йолага ямь өстәде, җыр-моңнар авыл урамнарына таралды. Килгән кунаклар да хуҗабикәгә тынычлык, муллык теләде. Өлкәннәр яшьлекләрен искә алды, яшь буынга исә гореф-гадәтләр мирас итеп тапшырылды. Матур йолага ямь өстәп, Фәйрүзә ханым, бәйрәмдә катнашучыларны каз маенда пешкән коймак белән сыйлады

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*