tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кеше авырлык килгәндә сынала
Кеше авырлык килгәндә сынала

Кеше авырлык килгәндә сынала

«Мегасети» штабының эшчәнлеге турында газетабыз битләрендә даими яктыртып барабыз. Соңгы вакытта бирегә маскировка челтәрләре үрергә килүчеләрнең саны кимүе, волонтерларга чимал сатып алуда финанс ярдәме кирәк булуы турында да берничә тапкыр язып чыккан идек инде.

Әлеге уңайдан район җитәкчелегенең, депу-татларның, гозерне ишетеп, ярдәм итүләрен күрдек. Район башлыгы Тимур Нагуманов штаб волонтерлары белән очрашып сөйләшкәннән соң, маскировка челтәрләре үрүчеләргә транспортта бушлай йөрү билетлары да бүлеп бирелде. Вакытларын кызганмыйча, солдатларыбызга ярдәм күрсәтүчеләр өчен бу, әлбәттә, зур куаныч булды.

Бүгенге көндә штабта 30 волонтер исәпләнә. Алар тарафыннан 600 дән артык маскировка челтәре үрелеп, 200 ләп «Леший» һәм «Кикимора» костюмнары, 240 лап нашлемниклар  тегелгән, 220 дән артык каркассыз носилкалар җитештерелгән.

Штаб волонтерлары белән беррәттән районыбызның авыл җирлекләрендә яшәү-челәр дә якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдә үзләреннән зур өлеш кер-тәләр. Шуларның берсе – Добромыш авылында яшәүче Александр Коновалов. Ул махсус операция зонасындагы сугышчыларга ярты тонна бал тапшырды.

Узган ел умартачы волонтерларга «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына дип 104 банка (156 кг) горчица һәм чәчәк балы китереп тапшырган иде. Монысында инде 270 банка горчица һәм чәчәк балы Чистайдагы җыю пунктына китерелде.

Татлы ризыкның бер өле-ше шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасына, икенче  өлеше хәрбиләрнең балаларына һәм гаиләләренә таратылачак, калганы Чистай епархиясе линиясе буенча, «Чистай – фронт» хәрәкәтенә, «Сугышчан ту-ганлык»ка  озатылачагы билгеле булды.

Кичүчат, Чупай авылы хатын-кызлары хәрби операциядәге егетләргә җибәрергә дип  токмач басканнар. Моңа кадәр дә оекбашлар бәйләп, шәм өчен савытлар
җыеп җибәрүчеләр аеруча күп иде авыл җирлекләреннән.

–  Егетләребез шушы ризык аша өй җылысын тойсыннар дип тырыштык инде.  Авылдашлар йомырка, он алып килеп бирделәр.  Берәүләр баса, икенчеләр киптерә дигәндәй, кисүчеләр дә тиз эшли. Шулай бердәм эшләвебезгә үзебез үк сөендек. Токмачларны тарт-мага бүлеп тутырдык, алып китәргә дип әзерләп куйдык. Берүк тамаклары тук, өсләре бөтен булсын инде, – ди авыл уңганнары.

Әйе, кешенең нинди  икәнлеге авырлык төшкәч беленә, ә батырлар яуда сынала, дип юкка гына әйтмиләр шул халыкта. Әлмәтлеләр арасында махсус хәрби операция зонасына илебез иминлеген якларга киткәннәргә һәм  якташларыбызга ярдәм итүче хәйриячеләрнең изге гамәлләренә сокланмый мөмкин түгел. Шушы көннәрдә балалар хирургы һәм балалар хастаханәсенең бүлек мөдире Кирилл Романович Булатовка Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәте тапшырылуын ишетү дә зур куаныч булды.  Әлеге шәхес өчен бу бик лаеклы бүләк. Әлмәттә аны «Безнең заман герое» дип атыйлар. Кирилл Романович 2022 елны үз теләге белән Лисичанск балаларына ярдәм итәргә дип анда командировкада булып кайткан иде.

Әлмәт үзенең яңа геройлары белән горурлана. Без исә аларның күркәм гамәлләрен күреп торабыз  һәм барлык әлмәтлеләр исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез.

Чыганак: almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*