
Чыннан да, бу көнне рәссам эшләренә сокланып, андагы матурлыктан хозурланучылар байтак булгандыр. Кемдер андагы чәчәкләрне тотып карарга теләсә, кемдер кабат үзе уйнап үскән туган як болыннары буйлап узгандыр. Ә медицина фәннәре кандидаты Гөлсирә ханыма исә “Ирекнең эшләре белән танышкач, үзем туып-үскән Чүпрәле районындагы Кече Чынлы авылына кайткан сыман тоелды”- ди.


Пермь якларында туып-үскән Ирекне язмыш җиле кайларга гына илтми. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, ул Түбән Кама шәһәрендә яши һәм эшли башлый. Ләкин рәсем ясауга булган мәхәббәт, буяулар исе аңа һич кенә дә тынгылык бирми. Кече яшьтән үк рәсем ясау белән шөгылләнә башлаган егет Чабаксардагы рәсем сәнгате училищесына укырга керә. Һәм менә шул чорда егет өчен ирекле иҗат юлы башлана да инде.
Сиксәненче еллар уртасында Ирек абый гаиләсе белән Ульяновск өлкәсенең Идел буендагы Ундоры санаториесе җирлегенә килеп төпләнә. Шунлыктан, аның эшләрендә күпчелек Идел елгасы һәм табигать күренешләре булу бер дә гаҗәп түгел.
Күргәзмәне ачканда чыгыш ясаучылар Ирек Нуретдинов Сембер ягында гына түгел, Россиянең бик күп төбәкләрендә иҗат итүче рәссамнарга таныш исем дип ассызыклап әйттеләр. Чөнки аның эшләре Бөтенсоюз, Бөтенроссия һәм Халыкара күргәзмәләргә узган гасырның 80 нче елларыннан бирле куелып килә. Ирек абыйның шәхси күргәзмәләре дә 
“Миндә рәсемнәр күп җыелды. Аларны остаханәдән барысын да китереп тә булмады. Мин үз эшләремдә Идел белән Зөя елгаларын тасвирлыйм. Һәм әлбәттә инде, бөек якташыбыз, рәссам Аркадий Пластов туган Прислониха авылын күрсәтергә тырышам. Чөнки аның иҗатына якынаерга һәм аны халыкка җиткерергә кирәк”, ди Россия рәссамнар Берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирек Нуртдинов.

Анда ясалган эшләрнең байтагы бүгенге күргәзмәдә дә урын алган.
“Бу бит зур талант! Мин хәзер күргәзмә залы буйлап уздым,һәр рәсемне карарга тырыштым. Рәссамнарның бездә булмаган бер үзенчәлекләре бар-алар без күрмәгәнне күрә һәм кеше күңеленә сала беләләр. Исән булмаган җан иясен җанлы итәләр. Ходай аларга исәнлек һәм яңа иҗат уңышлары бирсен”, ди Ульяновск өлкәсенең мактаулы гражданины Юрий Поляков.
Ульяновск өлкәсенең мактаулы гражданины, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Лямаев исә рәссамга булган рәхмәт хисләрен җыр аша җиткерде.

Әйе, рәссам бүгенге көн белән генә яшәми, ул киләчәк турында уйлап үз эшенең дәвамчыларын әзерләүгә дә нык игътибар итә. Чөнки, картиналарда сүрәтләнгән тормыш мизгеле- ул мәңгелек.
Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе