Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Томскида “Яшь татар гаиләсе” бәйгесе була
Томскида “Яшь татар гаиләсе” бәйгесе була

Томскида “Яшь татар гаиләсе” бәйгесе була

Томск шәһәрендә “Яшь татар гаиләсе-2018” бәйгесе быел 17 июньдә узачак. Томск татар мәдәнияте үзәге хәбәр итүенчә,  конкурста  катнашучыларның яше 35 тән артмаган булуы шарт.
Бәйгедә яшь гаиләләр үзләре белән таныштырырга, татар телен белүләрен күрсәтергә, татар милли ризыгын тәкъдим итәргә һәм татарча җыр башкарырга тиеш, диелгән әлеге хәбәрдә.
“Яшь татар гаиләсе” бәйгесенең максаты – гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм саклау, гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, яшь гаилә институтын пропагандалау, гаилә тәрбиясе һәм гаилә гореф-гадәтләрен, милли-мәдәни кыйммәтләрне яңарту.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*