tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган җиргә багышланган гомер
Туган җиргә багышланган гомер

Туган җиргә багышланган гомер

Бөтен гомерен, хезмәт елларын туган авылына, авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган танылган милләттәшебез Мөхтәр Нурулла улы Галиуллов 20 январьда 85 яшьлек олуг юбилеен каршылый.

Мөхтәр Нурулла улы Галиуллов – сугыш чоры баласы. Ул 1936 елның 20 январенда Иске Кызылсу авылында гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Нурулла ага Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була. Ә берсеннән-берсе кечкенә сабыйлары белән ялгызы утырып калган әнисе колхоз кырында эшли. Газиз кешесенә бераз гына булса да булышу теләге белән Мөхтәр тормыш арбасына җигелә. Ул авыл мәктәбенең 7 классын тәмамлап, өлкәннәр белән бергә колхозда эшли башлый. Озакламый тырыш, булдыклы егетне счетовод итеп куялар. Аннары тагын да җаваплырак эшне йөклиләр – авыл клубы мөдире хезмәтен башкара. Физик эш белән чыныккан егет дүрт ел дәвамында СССРның Тын океан флотында хезмәт итеп кайта. Данлыклы флотта, су асты көймәсендә хезмәт итү бары тик уңай тәэсирләр, якты истәлекләр генә калдырды, флот һәм армия – чын тормыш мәктәбе, ди Мөхтәр абый, горурлык хисе кичереп. Ерак Көнчыгыштан, әлбәттә инде, туган авылына, якыннары янына ашкынып кайта һәм җиң сызганып эшкә керешә. Урта мәктәптә бухгалтер булып эшли һәм берүк вакытта кичке мәктәпкә йөреп 10 классны тәмамлый. Үз алдына зур максатлар куйган егет Ульяновск авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында читтән торып укырга да өлгерә.

Авыл коммунистлары мәктәптә биология фәненнән белем бирүче яшь белгечне “50 лет Октября” колхозының партоешма секретаре итеп сайлап куялар. Аннары ул унбиш елдан артык үзенең туган авылында колхоз председателе булып эшли. Кыска гына вакыт эчендә әлеге хуҗалык район һәм өлкә күләмендә алдынгылар сафына чыга. Мәсәлән, районда җитештерелгән ашлыкның – 12 проценты, сөтнең – 8 проценты, итнең – 6 проценты, шикәр чөгендеренең 50 проценты Иске Кызылсу колхозы өлешенә туры килә. Хуҗалыкның тулаем кереме 200 мең сумнан 1 миллион 200 мең сумга кадәр, ягъни алты тапкыр арта. Мөхтәр Нурулла улы җитәкчелек иткән хезмәт коллективы шундый зур күрсәткечләргә язгы кыр һәм урып-җыю эшләрен үз вакытында һәм оешкан төстә үткәрү, кырларга минераль һәм органик ашламаларны җитәрлек күләмдә кертү, кадрлар белән эшләү мәсьәләсенә зур игътибар бирү нәтиҗәсендә ирешә. СССР Хөкүмәте җитәкчеләр, белгечләр һәм колхозчыларның фидакарь хезмәтен югары бәяли – хуҗалык Кызыл Байрак һәм акчалата премия белән бүләкләнә, шулай ук партия райкомы белән райисполкомының, Ульяновск өлкә партия комитеты һәм облисполкомының күчмә Кызыл Байракларына да лаек табыла. Ә Мөхтәр Нурулла улын үзен берничә тапкыр Иске Майна райкомының бюро әгъзасы, район һәм Иске Кызылсу авыл Советына депутаты итеп сайлыйлар. Күпьеллык тырыш һәм намуслы хезмәте өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, өч медаль, шул исәптән “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 65 еллыгы” медале, Иске Майна районы агропромышленность берләшмәсенең Мактау грамотасы, өлкә партия комитеты, халык депутатларының өлкә Советы һәм профсоюзлар өлкә Советы президиумының почетлы дипломы белән бүләкләнә.

Мөхтәр Нурулла улы туган авылы һәм җирле хуҗалык үсешенә зур өлеш кертүе, кешелекле һәм ярдәмчел, үзенә һәм башкаларга карата таләпчән, оештыру сәләтенә ия булуы, яраткан эшенә бөтен күңелен бирүе нәтиҗәсендә авылдашларының хөрмәтен һәм олы ихтирамын казана. Өч дистә елдан артык вакыт узса да, Иске Кызылсуда аны бүген дә рәхмәт сүзләре белән искә төшерәләр. Шундый зур колхозыбызны матур гына алып барды, беренчелеккә чыгарды, диләр авыл аксакаллары.

Туган авылы тарихында тирән эз калдырган Мөхтәр Нурулла улы сиксәненче еллар ахырында Ульяновск шәһәренә күченеп килә һәм “Марс” фәнни-тикшеренү институтында торак-коммуналь бүлек начальнигы булып эшли. Эшен җиренә җиткереп, җаваплылык хисе тоеп башкаручы милләттәшебез “НПО “Марс” федераль дәүләт унитар предприятиесенең Почет грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Мөхтәр Нурулла улы үрнәк гаилә башлыгы да әле. Иске Кызылсу урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшләгән хатыны Сәмия Каюм кызы белән матур гына яшәп, өч бала – ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Бүген юбилярыбыз яраткан бала-оныкларының уңышларына шатланып, бәхетенә сөенеп, тыныч картлык көннәре кичерә.

И.Хасибов
emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*