29 июль көнне Яңа Смәил авылында гомер итүче Рашидә Галиәхмәт кызы
Галиәхмәтовага 90 яшь тулды. Рашидә апаны олы юбилее белән Яңа Смәил
төбәге хакимияте башлыгы Рашит Камил улы Әхәтов котлап килде. Ул иң элек
илебез Президенты В.В.Путинның котлау хатын тапшырды һәм авыл хакимияте
исеменнән әбекәйгә изге теләкләр теләп бүләк бирде. Әбекәй бүләкләргә
бик шат булды.
Яшүсмер чаклары сугыш чорына туры килеп, ил өчен, күмәк хуҗалыкларны
күтәрү өчен күп хезмәт куйган әби-бабайлар – илебезнең бик хөрмәтле
өлкәннәре.
Сугыш беткәндә Рашидә апа 16 яшьлек кыз була.
– Әти сугышка киткәч, 20 көн дә булмады, үлгән хәбәре килде. Урак
өстендә “похоронный” алдык. Бик булдыклы, ышанычлы кеше иде. Бур
булмады, гадел булды. Сугышлар беткәч, кешеләрнең әтиләре кайта башлады.
“Похоронка”сы килсә дә, без дә кайтмасмы дип көттек. Әтидән 4 кыз, 3
малай калдык. Энемнәрне бик кызгана идем. Таудан шуарга безнең чана да
юк иде, башка малайлар чанага утырып шуалар, безнең малайлар алар
артыннан йөгереп төшәләр. (Бүтән малайларның чаналарын тартып менгәч,
шуып карарга биргәннәрдер инде). Кыш җитсә, урман кисәргә җибәрәләр иде.
Анда ашымны ашыйм да, итемнең беразын энемнәргә дип җыеп куям. Алар инде
мине апай кайта дип, каршы алып торалар. Әни дә, апалар да бик тырыш
булдылар. Әни тегүче иде, алай ач булмадык. Әнине Нургаян энем “герой
әни” дип әйтә иде. Йомшак телле Нургаян энемне дә, әни бик яратты,
“синнән дә әйбәт кеше юк” ди торган иде.
Рашидә апа үз яшьтәшләре кебек авылда 4 сыйныфлы мәктәптә укыган. –
Сабакны бик белә идем, Малмыжга төшеп укымадым инде, эшләдем. Ун ел
фермада сыерлар бозаулаттым, аннан колхозда нинди авыр эш бар шунда
сорый идем, чәчү дә чәчтем, акчасы күбрәк чыга бит.
Әбекәйнең сөйләгәннәреннән аңлашыла – гомер буе ялгыз яшәгән. Шулай да
ялгышмыйм тагын:
– Кияүгә чыкмадыгыз мени? – дип, сорап куям.
– Кияүгә бер барып та карамадым. Үзем рәхәтләнеп тордым, үз көемне
көйләп. Сораучылар да булды инде. Араларында бик “шикарный”лары да бар
иде. Читкә китәсем килмәде, шәһәрне дә яратмадым. Кеше яратмаслык түгел
идем, үзем эшне дә бик яраттым, насыйп булмагандыр инде.
Рашидә апа яшүсмер чагыннан алып, әле лаеклы ялга чыккач та, күмәк
хуҗалыкта эшли.
– Көч булгач эшләдем инде, акчасы да була. Башта Нургаян энемнәрдә
тордым, соңыннан яңа өйгә чыктым. Өй җиһазлары аласы бар дип тырыштым.
Энемнең балаларына да, көчемнән килгәнчә, ярдәм итәсем килде.
Җиде туганнан исәне әбекәй хәзер берүзе. Бүгенге көндә ул энесе Нургаян
улы Илнур белән аның хатыны Ләйсән карамагында яши. Зур, иркен, җылы
бүлмәдә әби өчен барлык уңайлыклар да бар. Янәшәдә генә – мунчасы.
Рашидә әбигә кадәр алар шушы бүлмәгә Свердлауда яшәгән Илһам абыйларын
алып кайтып тәрбияләгәннәр. Картаймыш көнендә Рашидә әбинең аяклары
йөрмәс булган.
– Ләйсән белән Илнур мине бик әйбәт карыйлар. Бәдрәфкә дә, мунчага да
күтәреп кенә йөртәләр, – дип, бик рәхмәтле әби туганнарына. Әбинең
яныннан тәмле, җылы ризыгы өзелми, ягымлы, йомшак сүзләр белән дә
күңелен күтәреп торалар, кадер-хөрмәттә яши. Картлыкта иң кирәклесе дә
шул бит.
Рәмзия ХӘКИМОВА
Автор фотосы
“Дуслык” газетасы