tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай әкиятләре иленә сәяхәт
Тукай әкиятләре иленә сәяхәт

Тукай әкиятләре иленә сәяхәт

Тубыл шәһәре «Абрамовка» экологик паркы укучыларның, ата-аналараның һәм микрорайон халкының ял итү үзәгенә әверелде. Монда 15 мәктәп укытучылары укучылары белән милли бәйрәмнәр, кызыклы очрашулар, күчмә уеннар, экологик тикшеренүләр, шәһәр күләмендә төрле кызыклы мәдәни чаралар үткәрәләр.

Август аеның соңгы көннәре 15 нче мәктәп укучыларының, 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның күңелләрендә онытылмаслык матур вакыйга булып хәтерләрендә сакланыр. Мондый чара шәһәрдә беренче мәртәбә узды. Сабыйлар Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләре геройлары белән таныштылар. Мавыктыргыч сәяхәткә балаларны филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина, филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова һәм рольләрне башкаручы студентлар алып бардылар. Нәни тамашачыл=ар үзләре дә катнашып, әкият геройлары белән уйнадылар, төрле сынауларны уздылар.

Балалар өчен онытылмаслык кызыклы, файдалы чараны Д.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтының укытучылары «Белем» Россия җәмгыятенең «Ачык лекторий» проектын гамәлгә ашыру кысаларында татар халык әкиятләре белән балаларны таныштырдылар. Белем бирү уен программасын оештыручы Гүзәл Җәгъфәр кызы: «Чараны әзерләүдә галимнәребез, студентларыбыз үзләренең сайлаган эшләрен чиксез яратуларын күрсәттеләр. Гаделлеккә, мәрхәмәтле булырга, табигатьне яратырга өйрәткән Тукай әкиятләре иленә сәяхәт уңышлы үтте. Катнашучылар, нәни тамашачылар яңа белем алдылар, гомуми күзаллауны киңәйттеләр», – дип әйтте. Лилия Харис кызы: «Геройлар ролендә безнең сәләтле студентлар, булачак башлангыч сыйныф укытучылары һәм тәрбиячеләр булды. Алар чын артистларча үзләренең рольләрен башкардылар. Тылсымлы әкият йомгагына ияреп балалар Су анасына кунакка килделәр. Аңа алтын таракны бизәргә ярдәм иттеләр. Шүрәле өчен оя төзеделәр. “Су анасы” әкияте балаларны кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә. Балалар әкият геройлары белән дуслашып, күңел ачып өстәмә белем алдылар. Бәйрәм тамашачылары яраткан шагыйребез Габдулла Тукай турында белделәр, аның иҗаты белән таныштылар», – дип сөйләде.

Белгәнебезчә, 5 нче балалар бакчасыннан чыккан күпчелек балалар 15 нче мәктәпкә укырга керәләр. Мәктәп укытучылары да бердәмлектә үткәргән чараны җылы каршы алдылар. Иҗади очрашулар дәвамлы булсын.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*