tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районы МАРАФОН игълан итә
Балтач районы МАРАФОН игълан итә

Балтач районы МАРАФОН игълан итә

15 октябрь – Бөтендөнья авыл хатын- кызлары көне. Авылда яшәп һәм хезмәт сөеп яшәүче барлык хатын- кызларны Балтач муниципаль районының Балтач авылара Үзәк китапханәсе #Авылханымымарафоны бәйгесенә чакыра. Марафон 7 көн дәвам итәчәк. Бездән сезнең хозурга 7 тема, сездән – 7 пост. Бер көнен дә калдырмый язган язмалар арасыннан җиңүчеләр билгеләнәчәк. Марафонның нәтиҗәсе булып, Балтач Үзәк китапханәсендә әлеге бәйрәм уңаеннан кичә үтәчәк.

Марафонның темалары:
1 көн – (2 октябрь): “Авылымны яратам” – (үзегез белән таныштыру)
2 көн – (3 октябрь) : “Яшәү яме” – (авыл, район үсешенә керткән өлешләре белән күренекле шәхесләр)
3 көн – (4 октябрь) : “Авылым иртәсе”- (нидән башлана икән авыл кызлары өчен авылда иртәләр?)
4 көн – (5 октябрь) : “Өйнең нуры – гөлләрдә” – (иң матур гөлләр устерү серләре турында сөйләшик)
5 көн – (6 октябрь) : “Ак алъяпкыч билләрдә…”- (һәр хуҗабикәнең яратып пешерә торган, гаиләсен сыйлый торган үзенчәлекле ашау рецепты бар, әйдәгез, уртаклашыйк)
6 көн – (7 октябрь): “Матурлык яши миндә…” (хатын –кыз өчен күңел байлыгы нидән гыйбәрәт икән?)
7 көн – (8 октябрь): “Гаилә кыйммәте” (әнидән балага күчеп килгән ядкәр)

Көндәлек постлар аудио – видео яки кулдан язган язма һәм фотосурәтләр, картиналар ярдәмендә дә текстларыгызны тулыландырып, матурлый аласыз, хөрмәтле ханымнар, барысы да сезнең хыял канатында!

Катнашу өчен:
1.Безнең https://vk.com/public217076405?act=edit китапханә битенә язылырга.
2 Бу постка РЕПОСТ ясарга (аккаунтыгызның безнең өчен ачык булуы шарт)
3. Марафон өчен постлар татар телендә, татар клавиатурасы белән язылган булырга тиеш.
4. Беркетелгән игълан астына катнашуыгызны белдереп, “+” тамгасын, исем – фамилиягезне, яшегезне, үзегез яшәгән төбәкне хәбәр итеп, комментарий урнаштырыгыз һәм әлеге игълан язмасы белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз.
4. Һәр постка #Балтачүзәккитапханә һәм #Авылханымымарафоны хештегын куярга онытмагыз (шулай ук туган авылыгыз, шөгылегез яки эш буенча булган хештегларны да өстәргә мөмкин)
5. Марафонга интернеттан алган хезмәтләр кабул ителми.

МАРАФОНда катнашу шартлары:
1. 2 октябрьдән башлап, тәкъдим ителгән темаларга постларны (текст, фото, аудио – видео язмалар) үз көнендә язып барырга.
2. Барлык постлар да 8 октябрьгә кадәр (7 октябрь соңгы көн) урнаштырылып бетәргә тиеш.

Марафон өчен язылган постларга бәяне жюри комиссиясе бирә, җиңүчеләрне дә алар билгели. Нәтиҗә 10 октябрь көнне ясалачак. Ә бүләкләү тантанасы Үзәк китапханәдә узачак.

Катнашуыгызны көтеп калабыз!

Чыганак: Балтач районының Үзәк китапханәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*