tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВКонтакте социаль челтәренең татарча интерфейсы тулы көченә эшли башлады
ВКонтакте социаль челтәренең татарча интерфейсы тулы көченә эшли башлады

ВКонтакте социаль челтәренең татарча интерфейсы тулы көченә эшли башлады

Бу көннәрдә тәрҗемәче-волонтерлар көче һәм Татнетны үстерү фонды ярдәме белән ВКонтакте социаль челтәренең татарча интерфейсы Beta-режимнан чыкты һәм тулы көченә эшли башлады. Бу турыда ВКонтакте социаль челтәре интерфейсын татар теленә тәрҗемә итүчеләрнең координаторларының берсе – Татнетны үстерү фондының башкаручы директоры Раил Гатауллин үзенең аккаунтында хәбәр итте.

Бүгенге көндә әлеге юнәлештә эшне 5 энтузиаст алып бара. Тәрҗемә дәрәҗәсе 80% тан артып китте һәм киләчәктә тәрҗемәне 100% ка җиткерү максат итеп куелган. Әлеге эшкә башка энтузиастлар да кушыла ала.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бүгенге көндә тәрҗемәчеләрнең координаторы булган Раил Гатауллин катнашында, “Татар иле” татар социаль челтәрен төзү барышында 2011 елның 30 августына ВКонтакте социаль челтәре бер тапкыр инде 100% татар теленә тәрҗемә ителгән иде.

Чыганак: tat-i.net

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*