tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы
Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы

Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы

2023 елның 4 октябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә Мөслим районының горурлыгы булган танылган җырчы һәм театр актрисасы, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачыну оештыра. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Татарстан ур., 16/78 йорт адресы буенча урнаштырылачак.  Тантанага күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, сәхнә ветераннары, журналистлар чакырылган. Башлана 10:00 сәгатьтә.

Белешмә өчен: Зифа Җәмил кызы Басыйрова 1910 елның 4 июлендә Мөслим авылында туа (хәзер Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылы). Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1936-1954 елларда  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Т.Гыйззәтнең «Бишбүләк» әсәре буенча куелган спектакльдә – Маһинур, Х.Фәтхуллинның «Күзләр»ендә – Рәйсә, Г.Камалның «Хафизәләм, иркәм»дә – Хафизә һ.б. рольләрне гәүдәләндерә. Бигрәк тә музыкаль драмалардагы җырлы рольләре аша ул тамашачы мәхәббәтен яулый.

1955-1965 елларда Зифа Басыйрова Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы булып халкыбызга хезмәт итә. Шул дәвер эчендә ул  татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе булып таныла.

Зифа Басыйрова 1979 елның 7 февралендә вафат була. Казанның Иске Татар бистәсендәге Татар зиратында җирләнгән. Аның туган төбәге – Мөслим районының Мәдәният йорты һәм бер урамы күренекле җырчы исемен йөртә. Туган якны өйрәнү музеенда Зифа Базыйровага багышланган экспозиция урнаштырылган.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*