Ун көн буена сузылган IX Евразия форумының сәяхәтен Җаек елгасы буенча дәвам иттереп, татарлар яшәгән урыннарны барлап, Аллаһы Тәгаләбезнең рөхсәте буенча, Уральск шәһәренең элекке Татар бистәсе белән танышып китәргә дә язган икән безгә. IXX гасыр ахырында – XX гасыр башында биредә өч меңгә якын татар яшәгән. Татар бистәсендә дүрт мәчет һәм дүрт мәдрәсә булган. Биредә татарның атаклы сәүдәгәрләре, сәясәт өлкәсе, әдәбият һәм сәнгать кешеләре яши. Шушы урыннар бөек Габдулла Тукай исеме белән дә бәйле. Җаекта куелган һәйкәл янына барып, шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын искә алып, Харис хәзрәт Исмаилов дин кардәшебез һәм милләттәшебез рухына Коръән аятьләре укыды.
Татар бистәсе
Мәктәп елларында бөек Тукаебызның “Исемдә калганнар” әсәрен укып, аның гыйбрәтле язмышы өчен әрнемәгән, ятимлеген кызганмаган, зыялы шәхесебезне гомере буена үз итмәгән татар кешесе бик аздыр бу дөньяда. Әйе, бөтен татар халкы өчен Габдулла Тукай безнең иң олуг, иң горур шагыйребез. Милләт өчен янып-көйгән, телебез өчен көрәшкән, аны җир шарына таныткан Тукаебыз күбебезнең йөрәк түрендә. Ул яшәгән урыннарда булу, аның эзләрен саклаган урамнар буенча йөрү үзе зур бәхеттер, минемчә. Менә IX Евразия форумы әгъзалары да Җаек шәһәренә килеп, Тукай эзләре буйлап йөреп, биредә бик матур узган фәнни-гамәли конференциядә катнашып, гомер буена онытылмаслык хисләргә чумды. Әйе, шушы урыннарны үз күзләрең белән күрү, оештырылган чараларда катнашу – форумның якты истәлекләре инде. Хәзерге заманда Казахстан җирлегендә урнашкан Җаек шәһәре барлык татар милләте өчен үтә кадерле санала, чөнки ул бөек Тукайның яшьлек эзләрен саклый. Тукай яшәгән йорт, ул хезмәт иткән типография, ул укыган “Мотыйгия” мәдрәсәсе – аның исеме белән бәйле урыннар күп биредә.
“Исемдә калганнар” әсәрен без дә исебезгә төшерсәк, 1894 елның ахырында тугыз яшьлек ятим Апушны (якыннары Габдулла Тукайга яратып шулай әйтә булган) Казан артында урнашкан Кырлай авылыннан Җаек шәһәренә әтисенең бертуганы Газизә апасының ире Галиәскәр әфәнде алып килә. Шушы шәһәрдә булачак бөек шәхесебез бик кыска гомеренең унике елын үткәрә. Кайчандыр Кырлайдан киткән кечкенә Апуш Казанга инде 1907 елда танылган шагыйрь – Тукай булып әйләнеп кайта. Димәк, Уральск шәһәрендә яшәгән вакыт аның өчен бәхетле чор була. Биредә ул үзен ятимгә санамый, чөнки янәшәсендә яраткан Газизә апасы һәм аның гаиләсе була. Аларның йорты да шәһәрнең Татар бистәсендә урнашкан. Бире- дә бик күп татарлар яши, кая карама – шунда татарча сөйләшәләр. Бистәнең Кызыл мәчетендә имам булып торучы Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллинның “Мотыйгия” мәдрәсәсендә белем ала. Мәдрәсә каршында рус теле мәктәбе ачылгач, анда да укый ул. Аларның ике катлы йортында да Габдулланы үз күрәләр. Ул бу йорттагы китапханәдән алып китаплар укый, әдәбият һәм сәнгатькә тартыла. Йортның беренче катында Мотыйгулла Төхвәтуллинның улы Камил белән типография ачып, “Фикер” исемле татар газетасы һәм “Уклар” исемле сатирик жур- нал чыгара. Биредә аның бик күп әсәрләре дә языла. Шушы газета белән журналда аның шигырьләре басылып чыга һәм ул бөтен төрки дөньясына таныла.
Менә шушы мәшһүр урыннар бүген дә Тукайның якты истәлеген саклый. 2006 елның 12 декабрендә Уральск шәһәренең элекке Татар бистәсендәге Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин йортында Габдулла Тукайга музей ачылган. Бу бинаны җирле татар эшмәкәрләре үз акчаларына төзекләндереп, хәзер музей итеп карап тоталар. Аның директоры Марат әфәнде Баһаветдинов бөек шагыйрьнең биредә яшәгән елларының һәрбер мизгелен үз күзләре белән күргән кебек. Без, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, аның һәрбер сүзен йотлыгып тыңлап, Тукайның кыска гомерен үз иттек. Ничә мең чакрым араны якынайтып килеп, Тукайны искә алып, аның “Туган тел” җырын да җырламыйча булдыра алмадык. Бөтен татар халкына “Туган тел” гимнын бүләк иткән бөек Тукаебызның җырын җырлап, аның һәйкәленә чәчәкләр салдык. Казахстан җирендә дә онытмыйлар һәм онытмаслармы икән дигән фикерләрне барлап, җаныбызга тынычлык керерме икән дигән уйлар белән юлыбызны элекке Татар бистәсе буенча дәвам иттек.
Менә каршыбызда Кызыл мәчет. Ул 1871-1875 елларда төзелгән дип санала, озак вакытлар аны Татар мәчете дип йөрткәннәр, элекке Татар бистәсенең йөрәге булып торган. Ул елларда биредә өч мәчет эшләп килгән инде, ә таштан салынган шушы мәчет беренче булган. Советлар заманында мәчетнең манарасы киселеп, мәчет ябылган. 1980 елда бинаны төбәк дәрәҗәсендә дини архитектура истәлеге дип таныйлар. Ләкин мәчет җимерелгән, бәрелгән хәлгә килеп җитә. Бу бинаны яңадан торгызырга мөмкин түгел, аны сүтеп ташларга кирәк дигән фикерләр дә яңгыраган. Әмма Җаек шәһәренең татар мәдәни үзәге эшмәкәрләр ярдәме белән аны торгызырга була. Реставрация эшләре 2006 елга кадәр бара һәм мәчетнең яңадан ачылуы биредә яшәүче бөтен татар халкының рухи тормышында яңа этәргеч булып куя. Ул шулай ук кызыл таштан салынганына күрә, “Кызыл мәчет” дип йөртелә һәм биредәге татар мохитенең бер өлеше булып тора.
Хәзерге вакытта анардан ерак түгел урнашкан “Мотыйгия” мәдрәсәсендә дә капиталь ремонт бара. Ләкин шушы мәдрәсәне тоткан ике катлы Төхвәтуллиннар йортының килә- чәге бик авыр хәлдә. Хәзергә торак йорты булса да, озакламый аны сүтеп ташлаячаклар, чөнки яңа заман таләпләре буенча, биредә күп катлы биек йортлар тезелеп килә. Шулай ук элекке Татар бистәсенең язмышы да Аллаһы Тәгаләбез кулында. Күбесе зыялы татар кешеләре йортларының кайсысына ремонт кирәк, ә кайберләрендә инде башка милләт кешеләре яши.
Казахстан җирендә татар конференциясе
Казахстан җирендә безнең делегацияне искиткеч матур татар җырлары, гармун моңнары белән каршы алдылар, бик зурлап кунак итеп, сый-хөрмәт күрсәттеләр. Шәһәрнең тарихын барлап, музейлар белән танышып, Тукай эзләре буенча йөреп чыккач, биредәге милләттәшләребез белән “Дуслык йорты” сараена конференциягә җыелыштык. Казах кызлары безне бик матур халык биюе белән каршы алды. Шәһәр имамы җыелышыбыз уңышлы булсын һәм казах-татар арасындагы дуслык суынмасын, артып кына торсын дигән өметләр баглап, догалар кылды.
Конференциядә түгәрәк өстәл артына йөзгә якын кеше җыелды. Җитәкчебез Альберт Әхмәтҗан улы Борханов барлык Казахстан халкына безнең төбәкчеләр десантын җылы кабул итеп, матур чаралар оештырган өчен зур рәхмәтләрен белдерде. Әйе, татар белән казах халыкларының дуслыгы ничә гасырлар буе дәвам итә. Шушы фикерләрне үзләренең чыгышларында Көн- батыш Казахстан өлкәсенең акимат (хөкүмәт) башлыклары да белдерде. Ә губернатор урынбасары Бакытҗан Хабир улы Нарымбетов үзенең чыгышында бер кызыклы хәл турында сөйләп китте:
“Күптән түгел миңа Казанда булырга туры килде. Урам буйлап барганда таныш җыр моңын ишеттем. Җырлаучы янына килеп:
– Бу нинди җыр? – дип сорадым.
– Татар җыры. Ай, юк, бу казах җыры, – дип җавап бирде. Шушындый җавапны ишеткәч, минем күңелемә шундый җы- лылык керде, хәтта үземне туган җиремдә кебек хис иттем. Әйдәгез, бергәләп шушы җырны башкарыйк әле”, – дип, иң беренче үзе җырлап та җибәрде. Зал буенча казах телендә безгә таныш булган җыр яңгырады:
– Әлемниң жарығын
сыйладың сен маған.
Даланың әр гүлин
жинадың сен маған…
Җырны биредә утырган казахлар күтәреп алды. Шушы вакытта бөтен залга Татарстанның атказанган артисткасы Гөлшат Имамиеваның көчле тавышы белән:
– Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, – дип җыр дәвам итте. Аннары татар һәм казах телләрендә барча халык:
– Балалык рәхмәтем җырымда чагыла, – дип күтәреп алды.
Җыр көчәйгәннән-көчәя барып, йөрәкләргә үтеп керерди ике телдә шундый матур, таң калырдый итеп яңгырады, ә барчасының йөрәкләрендә, яше- картына карамыйча иң яраткан кешеләре – әниләре иде. Шушы түгелме соң ике халык арасында тынычлыкка һәм игелеккә омтылу?! Мин әлегә кадәр ниндидер җырның шушындый тетрәнү хисләре белән җырланганын ишеткәнем юк иде.
Ике халык өчен дә үзенеке булып киткән “Әниемә” җыры тарихи конференциянең йөзек кашы булып саналуы иң кадерле мизгелләрнең берсе дип уйлыйм.
Әни сүзе белән башланган чара уңышсыз буламыни инде? Юк, әлбәттә! Биредә кем генә чыгыш ясамасын – татарымы, казахымы, барысы да ике халык, ике ил арасындагы тыгыз мөнәсәбәтләр турында сөйләде.
Җаек шәһәрендә бөек композитор Нәҗип Җиһанов яшәгән. Хәзер биредә аның фонды эшләп килә һәм ике илдә дә аның иҗат юлын барлау өстендә эшлиләр.
Актүбәдән килгән Эльвира Гинай кызы Хәбибуллина җәлилче Гайнан Кормаш турында сөйлә- де. Бөек каһарманның гыйбрәт- ле язмышы кемне дә битараф калдырмады.
Ә инде төбәкчеләрнең өч көн буе Казахстан җирендә гиды булып торган Мөхәммәт Солтангалиев Җаек елгасының язмышы һәм киләчәге турында сүз алып, күпләрне тирән уйларга батырды. Рәсәй белән Казахстан буйлап аккан шушы елга ике илне дә ашата, эчертә, ләкин бүгенгесе көндә элеккечә Каспий диңгезенә барып җитми икән инде. Ә аның экосистемасын бары тик ике ил белән бергә эш итеп кенә саклап калырга була дигән фикерләр яңгырады биредә. Кайчандыр бала чакта “Чапаев” фильмының соңгы минутларын карап утырганда: “Чапай бата шул, Урал елгасы тирән дә, киң дә, йөзеп чыгалмас инде”, – дигән мизгелләр искә төште. Без Җаек елгасын шулай күз алдыбызга китерә идек шул. Ул һәрвакыт тирән һәм киң елга булып калыр сыман иде. Ләкин соңгы елларда аның суы шактый кимегән икән. Киләчәктә ике ил вәкилләре бергә җыелып, шушы мәсьәләне хәл итәрләр дигән өметләрдә каласы килә.
Әйе, конференциядә яңгыраган чыгышлар бездә бик күп фи- керләр тудырды. Әмма татар кайда гына яшәсә дә, ул татар булып кала инде. Үзенең тырышлыгы һәм хәйриячелеге белән озын-озак вакытларга кадәр җирдә тирән эз калдыра белә ул. Ләкин шушы эзләр биредә дә югалмасын дигән теләкләр хыял булып кына калмасын иде.
Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Зур Рбишча.
“Туган як” газетасы