tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бардада 2024 елда узачак XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды
Бардада 2024 елда узачак XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды

Бардада 2024 елда узачак XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краена килде. Биредә ул XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Утырышта шулай ук Барда муниципаль районы башлыгы Хәлил Алапанов, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Барда муниципаль берәмлеге Думасы рәисе Илгизәр Вахитов, Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краендагы вәкиле Назин Сәлим һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Утырышта Васил Шәйхразыев 2024 елда милли бәйрәмнәребезнең кайсы төбәкләрдә узачагы хакында сөйләде.

-XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе Барда авылында узачак. XXIV Федераль Сабантуй Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада уздырылачак. Алтай Республикасында “Төрки Сабантуй”,  Омск өлкәсендә Иртыш буе Халыкара Сабан туе оештыралачак. 2025 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасын Киров өлкәсенең Малмыж районы кабул итәчәк, – диде Милли Шура рәисе.

Милли бәйрәмне уздыру өчен Татарстан ягыннан Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Кукмара муниципаль районы җаваплы итеп билгеләнгән. Баш батырга Татарстан Рәисе бүләге – автомобиль.

Утырышта җитәкчеләр XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен 14-15 июнь көннәрендә уздырырга дип фикер алышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*