tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Фәезханов укулары» ХХ Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды
Мәскәүдә «Фәезханов укулары» ХХ Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

Мәскәүдә «Фәезханов укулары» ХХ Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

Мәскәүдә «Фәезханов укулары» ХХ Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Аны Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты, Санкт-Петербург дәүләт университетының Ислам тикшеренүләре үзәге, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты оештырды.

Конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм котлады.

-Сез Ислам динен саклау, иман нуры, өмет, гыйлем тарату өстендә армый-талмый фидакарь хезмәт куясыз. Кылган изге гамәлләрегезнең берсе – егерме еллык тарихы булган Фәезханов укулары моның якты мисалы булып тора. Конференциянең XIX гасырның икенче яртысында татар җәмгыятенең рухи мәдәниятен үстерүдә зур роль уйнаган күренекле татар дин белгече, мәгърифәтчесе, педагог Хөсәен Фәезханов хөрмәтенә аталуы аеруча сөендерә. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы тарафыннан 2024нче елның “Шәхесләр елы” буларак игълан ителүе дә Хөсәен Фәезханов кебек шәхесләребезнең мирасын барлау һәм аны яшь буыннарга тапшыруның әһәмиятенә тагын бер кат игътибар юнәлтү булып тора, – диелә котлауда.

Шулай ук Данис Шакиров Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдингә аерым рәхмәтләрне һәм котлауны җиткерде.

Конференция кысаларында пленар утырыш, Хөсәен Фәезханов исемендәге премия һәм медальләр лауреатларын бүләкләү тантанасы, берничә рәсми чара, шулай ук «Хөсәен Фәезханов. Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында» күргәзмәсе узды. Анда тарихи документлар, кулъязмалар, рәсем сәнгате һәм скульптур эшләр тәкъдим ителгән иде, аларның күбесе беренче тапкыр күрсәтелде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе XIX Халыкара мөселман форумында да катнашты. Форум дини лидерларга гуманизм һәм җәмгыятьтәге рухи-әхлакый кыйммәтләрне яклап чыгыш ясар өчен мәйданчык бирә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*