25 нче апрель көнне Түбән Кама шәһәренең 64 нче санлы “Сөембикә” балалар бакчасында Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына нигезләнгән “Мин – Тукай варисы” дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең йомгаклау туры булып узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән берлектә, үзләренең зирәк һәм тапкыр булуларыннан тыш, Тукай варислары булуларын янә бер кат исбатладылар. Быелгы бәйгедә Татарстан буенча 67 гаилә катнашты, финалга 15 бала (татар гаиләсе) чыкты.
Быелгы бәйге аеруча истәлекле булуы белән күңелгә кереп калды, җиде еллык тарихы булган бәйгебездә “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фондының җитәкчесе Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина катнашты.
Бәйгегә сабыйлар гына түгел, әти-әниләр дә яхшы хәзерлек белән килгәннәр, өлкән буынның, шулай ук апа-сеңелләр, энекәшләренең катнашуы да ямь өстенә ямь өстәде, бәйрәм эчтәлеген тагы да баетты. Шуңа да призлы урыннарны билгеләгәндә хөкемдарларга озак кына бәхәсләшергә туры килде. Бәйрәм төсмерен алган бәйгедә, чакырылган хөрмәтле кунакларыбыз: Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәйдуллин Радик Мөнәвир улы, Бөтендөнья татар конгрессы, Түбән Кама бүлеге рәисе, Милли Шура әгъзасе, бәйгебезнең алыштыргысыз иганәчесе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Вазиева Гөлнара Фарил кызы, 37 нче балалар китапханәсе мөдире Галиева Резидә Рәис кызы, Аксакаллар шурасының җаваплы вәкиле Ганиев Мансур Корбангали улы варисларыбызның эшен бәяләде.
“Мин – Тукай варисы” дигән беренче биремдә әти-әниләре белән берлектә үзләренең гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатының тәрбияви әһәмиятен сөйләп-сәхнәләштереп күрсәтсәләр, икенче “Тукай геройлары бүгенге көндә” дигән бирем, кызыклыгы белән дә, актуальлеге белән дә аерылып торды, гореф-гадәтләребез яктыртылды. Чөнки ул өй эше итеп бирелгән иде.
“Әкияттә-кунакта” дип исемләнгән өченче бирем аша конкурсантларның, ягъни нәни варисларның Г.Тукайның әсәрләренә нигезләнеп (“Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һ.б.) игътибарлыкларын барладык. Экранда яктыртылган төрле рәсемнәр арасыннан һәрбер балага аерым бирелгән сорауга җавап табуы, дөреслеген тикшерү, дәлилләү өчен җавапларның янәдән күрсәтелүе сабыйларга гына түгел һәммәбезгә дә кызыклы булды.
Музыка залында урнаштырылган, татар гаиләләренең кул эшен үз эченә сыйдырган “Тукай иҗатында – туган як табигате” дип исемләнгән күргәзмә дә дә эчтәлекле һәм тәрбияви әһәмияткә ия иде.
2023 нче ел варислары белән бергә бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын җырлап бәйгебезне тәмамладык. Тамаша кылучылар да, бәйгедә катнашучылар да барысы да канәгать иделәр, таралышырга һич тә ашыкмадылар.
Габдулла Тукайның педагогик карашлары тулысы белән хәзерге педагогика таләпләренә туры килә, без – педагоглар өчен аеруча шунысы әһәмиятле. Шуңа да Тукай иҗаты – тәрбия чыганагы, дип авыз тутырып әйтә алабыз. Анда гүзәллек патшалыгының хозурлыгын тоярга, акны-карадан аерырга, гадел караш, киң күңеллелек һәм нәниләр күңелендә башка асыл сыйфатлар булдырырга җирлек бар, иң мөһиме туган телебезгә мәдхия җырлый, Тукай варислары тәрбияләргә ярдәм итә. Ә, Тукай варислары кайда да югалмый.