tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда яшь мөслимә киленнәр өчен онлайн-курслар башланды
Казанда яшь мөслимә киленнәр өчен онлайн-курслар башланды

Казанда яшь мөслимә киленнәр өчен онлайн-курслар башланды

2023 елның 25 апрелендә Диния Нәзарәтенең мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган проектларның берсе – “Яшь килен” курслары үз эшен башлап җибәрде. Әлеге проект 8 нче тапкыр тормышка ашырыла, әмма ул хәзер дистанцион форматта уздырыла. Бу, үз чиратында, курсларда катнашучыларның географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирә.

Шулай       итеп,  бу юлы проектта Казан, Мәскәү һәм Уфа, Чиләбе һәм Самара, шулай ук Дубай, Татарстанның шәһәр-районнарыннан, Башкортостаннан, Мәскәү, Оренбург өлкәләреннән, Казахстаннан 70 мөслимә катнаша.

Киленнәр мәктәбе Аллаһы Тәгалә кануннары буенча бәхетле гаилә корырга һәм гаилә учагын саклап калырга теләүчеләр – 17 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, яшәрелгән мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән.

Мөслимәләрне биредә академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһер, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, яшь гаиләдә проблемалар, балалар тәрбияләү, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә. Кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан кушылырга мөмкин булган онлайн-курсның эш мәйданчыгы булып социаль Телеграм челтәре тора. Курсларны оештыручылар, уңайлы булсын өчен, 2 аерым мәйданчык булдырды. Чат катнашучыларр аралашу, төрле мәсьәләләр турында фикер алышу, биремнәрне килештерү өчен кирәк. Канал дәрес материалларыннан файдалану һәм остазлар тарафыннан туры эфирлар (трансляцияләр) үткәрү өчен ясалган.

Дәресләр сишәмбе көнне 19:30 сәгатьтә башлана – нәкъ шушы вакытта остаз, курсны оештыручылар һәм катнашучылар туры эфирга чыга. Дәресләр сәгать ярым бара. Мәгълүмат нәтиҗәлерәк һәм җиңелрәк үзләштерелсен өчен, оештыручылар алдан видеолар һәм текстлар әзерләп куйды. Белемнәрне тикшерү өчен, һәр дәрестә тест узарга кирәк булачак. Каналга дәресләр атна саен куелып барылачак. Мөслимәләр шулай ук эмоциональ интеллект һәм көнкүрешне сөннәткә нигезләнеп алып бару буенча марафоннарда катнашачак.

Курслар тәмамланса да, чатка һәм каналга кереп белем алу мөмкинлеге кала.

“Яшь килен” проектының чираттагы очрашуы 2 майда уза.

Көзен проект гадәти форматта үз эшен дәвам итәчәк.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*