tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт драма театры артистлары Тукайның туган көненә видеороликлар яздырган
Әлмәт драма театры артистлары Тукайның туган көненә видеороликлар яздырган

Әлмәт драма театры артистлары Тукайның туган көненә видеороликлар яздырган

Әлмәт драма театры артистлары Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан  шигырьләр укыды.

«Татар-информ»га театрда сөйләүләренчә, мәдәни акциянең нәтиҗәсе булып видеороликлар яздырылган. Быел артистлар классикның тормышыннан кызыклы фактларны искә төшерде.

Аерым алганда, сүз шагыйрьнең 27 ел гына яшәве, дүрт яшьтә ятим калуы, сигез гаиләне алмаштыруы турында бара. Шул ук вакытта Тукай Казанда иң күп акча ала торган шагыйрь булган. Гонорарларны ул китапларга һәм белем алуга тоткан. Шагыйрьнең танышлары аннан еш кына бурычка акча алып торган.

Тукай калган акчасын уку йортларына сәләтле балалар өчен стипендияләргә васыять иткән. Ул тышкы кыяфәтен бик кайгыртмаган, галстук кимәгән, костюмны ике үлчәмгә зурракны да сатып алырга мөмкин булган.

Татар әдәбияты классигы буйдак булган һәм, дусларының яшь шагыйрьне өйләндерү омтылышларына карамастан, гаилә кормаган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*