
“Эш барышында бинаны элек ничек булган, шулай саклап калырга тырыштык. Яңартылган музейда бердәнбер яңа элемент – мәрмәр идәннәр. Элек алар урынында плитә һәм агач идәннәр иде. Әлбәттә, Шамил заманында мәрмәр идәннәр булмаган. Без моны янгын куркынычсызлыгын күздә тотып эшләдек. Бу — янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләренең төп таләбе иде”, — дип хәбәр итте Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең реставрация бүлеге мөдире Майя Морозова.
Бинада элеккеге заман рухын саклап калу өчен музей хезмәткәрләре архив документлары һәм фотосурәтләрне кулланганнар.