Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Кыргызстан Республикасында яшәүче татарлар белән очраша
Васил Шәйхразиев Кыргызстан Республикасында яшәүче татарлар белән очраша

Васил Шәйхразиев Кыргызстан Республикасында яшәүче татарлар белән очраша

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Кыргызстан Республикасында эшлекле сәфәрдә.

Бүген Милли шура рәисен Бишкек шәһәренең “Манас” аэропортында Кыргызстанның “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге президенты Үлмәскулова Гөлсинә Хәйдәр кызы каршы алды.

Эшлекле сәфәр кысаларында Васил Шәйхразиев “Каюм Насыри” сыйныфын һәм “Асыл бала” мәгариф үзәкләре белән танышачак.

2 сентябрьдә исә, Милли шура рәисе “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге активы белән очрашу уздыра. Шулай ук ул Кыргызстан Республикасы Президенты С.Ш.Жээнбеков исеменнән оештырылган тантанада катнашачак һәм ул III Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында дәрәҗәле кунак буларак чакырулы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*