tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районы башлыгы пешергән уха тәмлеме?
Тукай районы башлыгы пешергән уха тәмлеме?

Тукай районы башлыгы пешергән уха тәмлеме?

Әлбәттә, Фаил Камаев пешергән уха тәмле. Без аны Бөтендөнья татар
конгрессы башкарма комитетының «Ак калфак» татар хатын-кызлары
оешмасының Тукай районында үткән чираттагы утырышы вакытында Боерган
авылында булганда ашап карадык. «Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә
бай милләт» дип аталган чара өч көн барды. Тукай районының дистәдән
артык авылларында булып, аларның искитмәле бай тарихы белән таныштык,
бүгенге кызыгырлык матур тормышы белән таныштык.

Миңа гына оятмы?

15-17 июль көннәрендә барган бу чарада Россия төбәкләреннән, Татарстанның үзеннән һәм чит илләрдән килгән 150 хатын-кыз катнашты. Көн тәртибе шулкадәр тыгыз итеп төзелгән иде ки, иртәнге алтыда торып, төнге уникегә хәтле диярлек без
гел мәшгуль булдык. Уннан артык авылга барып, аларның үткәне, сакланып
калган йолалары, илебез тарихында тирән эз калдырган кешеләренең
гыйбрәтле язмышы белән таныштык, бүген мәйдан тота торган
замандашларыбыз белән очраштык, кул осталарына ияреп эшләп карадык.
Һәр авылның үз йөзе. Теләнче Тамак татар мәгърифәтче-галимнәр нәселеннән
булган иганәче-сәүдәгәр Хәлфиннәр утары белән данлыклы. Хәлфиннәрдән
булган укымышлылар татар теле өчен зур хезмәт куйган затлар. Ә без алар
турында нәрсә беләбез?

Оят, Татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Рәисова чакыруы
буенча Теләнче Тамак авылына бармасам, татар әлифбасы төзүче кеше
Сәгыйть Хәлфин икәнлеген белмәс идем. Бу нилектән шулай? Безгә тарихны
әз укытмадылар, инглизләр үткәне турында да хәбәрдар, Америка Кушма
штатлары турында да, Франция турында да өйрәндек, Россия тарихын да
“бишле”лек беләм, әмма татар тарихы турында белемем әз. Безгә аны
җентекләп укытмадылар, күренекле кешеләре турында, горурланыгыз, дип
сөйләмәделәр.

Ә бит татарның без белмәгән затлы, бүген дә үрнәк дәрәҗәсендәге
шәхесләре күп. Сәгыйть Хәлфин оныгы Ибраһим Хәлфин Мәскәү
университетында белем ала, 1804 елда Казан университеты ачылгач, анда
татар теле укыта башлаган беренче кеше була. Югары гыйльми дәрәҗәгә
ирешеп, профессор вазифасын үти. Аның татар теле грамматикасына
багышланган китабы татар телен фән буларак өйрәнүгә мөһим адым була.

Анам теле?
Әлбәттә, татар галимнәре нәселеннән булган Хәлфиннәр утарында булу ак калфаклылар арасында ана телебез турында сөйләшүгә этәрде. Кемдер аны саклап калу өчен бары тик өйдә сөйләшү кирәк ди. Кирәк, әлбәттә, әмма ул мәктәпләрдә фән буларак укытылмый икән, өй-дә сөйләшеп кенә аны сак-лап калып булмый. Рус телен
алыйк. Өйдә сөйләшәбез ди, тик бит кече якта рус телендә аралашкан арада
беркем дә Пушкин шигыйрьләрен укымый, Лев Толстой әсәрләре турында сүз
йөртми. Дөнья күләм танылган әсәрләре булган рус әдәбияты кече якта
аралашучылар өчен бетте дигән сүз. Татар теле дә нәкъ шулай.

Булмый! Ул фән буларак мәктәптә укытылырга тиеш! Укытылырга һәм дәүләт
теле буларак файдаланырга! Башка телләрне кимсетми генә! Бүген дәүләт
җитәкчелеге татар телен саклап калуның төп өлешен гаиләгә йөкләде һәм
мәчетләр җилкәсенә салмакчы. Мәчет дини дәресләрне татар телендә бирә
ала, ул да булса бары тик Җәлил хәзрәт яшәгән Бөрбаш пансионатында һәм
тагын шундый берничә җир табылыр. Әмма Җәлил хәзрәт бала татар теле һәм
әдәбиятын, башка фәннәр белән рәттән, мәктәптә укырга тиеш, без мәктәп
дәресләрен да укыта алмыйбыз, юкса дин асылларын өйрәнергә вакыт калмый ди.
Рус әдәбиятын юкка гына мисал итеп китермәдем. Пушкин белән Толстойны
кухняда бәрәңге әрчегәндә балага өйрәтеп булмаган кебек, Тукай, Гаяз
Исхаки һәм башка әдип- ләребез әсәрләрен дә бала күңеленә коймак
пешергәндә генә салып булмый. Моның өчен иң беренче чиратта син аларны
үзең белергә тиеш!

Безнең Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылы имамы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов
балалар мәчеткә укырга килгәч иң беренче чиратта аларны авазларны дөрес
әйтеп татарча укырга өйрәтә. Мәктәптә хәреф тануны “Букварь” белән
башлаган бала чи татар авылында татарча сөйләшеп үскән булса да, “к” һәм
“г” хәрефләрен һәм башка татар авазларын укыганда ул инде татарча итеп
әйтә белми. Татар авылында өендә татар телендә сөйләшә торан бала русча
акцент белән укый! Ана телен гаиләгә генә кайтарып калдыру шул була инде!
“Ак калфак”ның күчмә утырышлары шундый ул, барып күргәч фикер өерләре
туа, күңелләрне кузгата, актара, камчылый! Бу сиңа Казанда утырып акыллы
кыяфәт белән гәп сату түгел!

Елама!
Без кайда тукталган идек? Әйе, Теләнче Тамакта Хәлфиннәр нәселе
утарында. Заманында 500 гектар урманнары, 15 гектар җиләк-җимеш бакчасы,
берничә таш тегермәннәре булган. Люстралары авырлыгы 150 кило дип тә,
дан итеп сөйләделәр монда! Гаяз Исхаки килеп кунак булып киткәч
“Алдым-бирдем” комедиясен язган. (Бу урында аны табып укырга кирәк дип
куйдым, сез дә китапханәләрдән алып укыгыз! Татар тарихы һәм аның
әдәбиятын иң беренче чиратта үзебез барлыйк, “Ак калфак”ның күчмә
утырышлары, иң беренче чиратта, эзебез заман чатларында югалмасын өчен
оештырыла!). Хәлфиннәр ир һәм кыз балалар өчен мәктәп салалар. Гомумән,
алар милләт артка калмасын дип тырыша.

1917 ел җитә. Революция! 1918 елда Теләнче Тамактагы Хәлфиннәр төнлә
авылдан качалар, әмма үкчәләренә кызыллар гына түгел, кыш та басып килә.
Пароход бозга кату сәбәпле, су юлы белән Уфадан ерак китә алмыйлар.
Авыл уртасында утырган утарга, якын-тирә авылларда байлар йорты
яндырылса да, тимиләр.

Әллә уты авылга таралыр дип, әллә, еллык керемнең дүрттән берен зякәт
итеп өләшкәнгә, куллары күтәрелми. Беренче версия дип уйлыйм, суык кыш
уртасында имчәк сабыйлы мулла хатынын да алты баласы белән урамга чыгарып
атканнарын беләм. Бүген тышкы яктан борокко стиле сакланган бина мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп. Эчендәге бизәк-ләрен саклый алмаганнар. Без килгәндә, яңгырлы көн астына күз яшьләрен яшереп, 1870 елда салынган Хәлфиннәр йорты елый иде кебек. Елама, ишеттең микән, Тукай районы башлыгы Фаил Мисбахович Камаев, Алла бирса, Хәлфиннәр нәселен җыям ди. Ә алар бар. Исән калганнарының күбесе бүген дә зур гыйлем ияләредер, ышанам. Килерләр, күрерләр сине, диварларыңны сыйпап-сыйпап хатирәләр яңартырлар, елама!

Нәрсә ул ярты иман?
Ил-Ватан тарихын өйрәнү ул шулай туган җиреңнән башлана. Авыл мәктәбендә
без Россия тарихында булган тагын бер дәһшәтле елларга кайтып, Бөек
Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары Нурми Шәрипов тормышы белән
таныштык. Тормыш дип, тормыш итәргә ул әле өлгермәгән, аның бар гомере
унтугыз ел эченә сыйган. Сугыш кырында батырлык күрсәтеп яшь егет Нурми
Шәрипов егерме яше дә тулмый һәлак була. Туган авылына ул мәктәп исеме
булып кайта. Аны онытмыйлар, буын арты буын каһарман Нурми мисалында
тәрбияләнә.

Үткәннәрне барлау нигә кирәк? Киләчәкне кайгырту өчен. Ватан кадерен
белеп үсү һәм яшәр өчен. Төрекләр теленнән төшми торган бер әйтем бар:
Ватанга тугрылык – ярты иман! Бездә туган илне ярату ул дәрәҗәгә
куелмаган. Сәбәпләре төрле. Патриотик тәрбия бирү күп очракта Бөек Ватан
сугышы каһарманнарын олылауга кайтарып калына. Әлбәттә, фашист
илбасарларыннан тар-мар итү кешелек өчен искиткеч әһәмияткә ия, әмма
Ватан тарихы ул бит сугыш кыры гына түгел, Ватан тарихы ул телебез һәм
динебезне эченә алган халкыбыз тарихы да.

Моңа дәлил булып авыл мәктәбендә безне гаҗәеп бер күргәзмә көтә иде –
шәҗәрәләр тезмәсе. Нәсел җе-бе йомгагын кулына алган Әлфия ханым Ямаева
үзенекеләрне җентекләп барлый башлагач, бабасының бабасы Җәләлетдиннең
Риза Фәхретдин белән бертуган булганлыгы ачыклый. Әлфия ханым Ризаэтдин
Фәхретдин нәселе турында ике китап чыгарган инде, хәзер өченчесе өстендә
эшли. 21 буын барланган, 8 мең кеше!

Шулар арасында танылган хоккеист Павел Буре хатыны Алинә Фәнис кызы
Хәсәнова да бар. Әйе, көтмәгәндә шундый ачыш. Татар, татар гына түгел
инде, без дә башка халыклар кебек сибелеп яшибез, дияргә кирәк.
(Дәвамы бар).

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

“Дуслык” газетасы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*