Чуашстанның Комсомол районы Тукай авылында Шәкертләр бәйрәме оештырылды. Мөселман җәйләүләренең тәмамлануы уңаеннан узган бәйрәмдә күптөрле чаралар узды. Әлеге бәйрәмнең сәбәбе дә зур түгел. Әмма, үзенең эчтәлеге, авыл тормышында тоткан урыны белән ул, һичшиксез, олы вакыйга булды.

Бәйрәм ике өлештән торды. Башлап бала-чагалар өчен ярышлар, уеннар узды. Аннан соң исә мәйдан яшүсмерләр һәм яшьләр иркендә калды. Дини вәгазьләр, тәмле итеп әзерләнгән ризыклар, көрәш, футбол ярышы һәм күптөрле башка спорт чаралары мәйданны гөрләтте.
Фәрит Гыйбатдинов,
Чуашстан