tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукайда – шәкертләр бәйрәме
Тукайда – шәкертләр бәйрәме

Тукайда – шәкертләр бәйрәме

Чуашстанның Комсомол районы Тукай авылында Шәкертләр бәйрәме оештырылды. Мөселман җәйләүләренең тәмамлануы уңаеннан узган бәйрәмдә күптөрле чаралар узды. Әлеге бәйрәмнең сәбәбе дә зур түгел. Әмма, үзенең эчтәлеге, авыл тормышында тоткан урыны белән ул, һичшиксез, олы вакыйга булды.

Шәкертләр бәйрәме көнне авылның “Тукай мәхаллә” йорты алдында сәхнәләр куелып, дини эчтәлекле шигарьләр белән бизәлде. Шунысын да әйтергә кирәк, Чуашстан Диния нәзарәте Урмай мөхтәсибәте.   Шәкертләр бәйрәменә төрле авыллардан мәдрәсәдә укучы балаларны, укытучы мөгаллимнәрне, авыл халкын күп итеп җыйган. Төп оештыручы билгеле, Тукай авылы халкы, мәхаллә каршында янып көеп йөрүче имамнарыбыз, аксакалларыбыз, хаҗи-хаҗияләребез. Бәйрәмдә Татарстаннан һәм республиканың Батыр районыннан да кунаклар килгән иде.

Бәйрәм ике өлештән торды. Башлап бала-чагалар өчен ярышлар, уеннар узды. Аннан соң исә мәйдан яшүсмерләр һәм яшьләр иркендә калды. Дини вәгазьләр, тәмле итеп әзерләнгән ризыклар, көрәш, футбол ярышы һәм күптөрле башка спорт чаралары мәйданны гөрләтте.

Фәрит Гыйбатдинов,
Чуашстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*