2-6 август көннәрендә башкалабыз Казанда Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае узачак. Дөньяга сибелгән татарны бер йодрыкка туплаган бу мәртәбәле чарада меңләгән делегат, кунаклар катнашыр дип көтелә. Корылтай алдыннан Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле бүлекчәсе бюро утырышын уздырды. 
—Телебез, гореф гадәтләребезне саклауда һәр чара кирәкле, нәтиҗәле. Милли ризыкларыбыз, гаилә җылысы шуның аерылгысыз өлеше. Ни дисәк тә, үз милләтеңә булган ярату хисе, иң беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Сез, хөрмәтле хуҗабикәләребез,тәмле ашлар, милли ризыкларыбыз аша үсеп килүче буынга гореф гадәт, йолаларыбызны җиткерәсез, рәхмәт сезгә! — дип тәбрикләде хуҗабикәләрне Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Инзилә Әхмәтгәрәева. Бүләк спонсоры —районның фермерлар ассоцияциясе җитәкчесе Минталип Миңнеханов та һәр хуҗабикәгә(ә алар 8 кеше иде) җылы сүзен әйтеп, бүләкләр тапшырды. Хуҗабикәләр һәммәсе тәмле ризыклар — чәк-чәк, торт, камыр ашлары пешереп килгән иде. Минталип Исмәгыйль улы ризыкларга дога укыды һәм бүләкләү узган редакция бүлмәсенә нур иңгәндәй булды.
Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле бүлекчәсе бюро утырышында милли мәгариф, мәдәният, матбугатны саклау һәм үстерүгә кагылышлы киң җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләр турында сөйләшү булды. Утырышта катнашучылар күтәрелгән сорауларны районнан корылтай делегаты —Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе, «Якты юл» газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәевага мәртәбәле җыенда җиткерү бурычын йөкләде.
http://www.tukai-rt.ru/ru.html