tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукайлылар Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена үз теләк-фикерләрен җиткерде
Тукайлылар  Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена үз теләк-фикерләрен җиткерде

Тукайлылар Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена үз теләк-фикерләрен җиткерде

2-6 август көннәрендә башкалабыз Казанда  Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае узачак. Дөньяга сибелгән татарны бер йодрыкка туплаган бу  мәртәбәле чарада меңләгән делегат, кунаклар катнашыр дип көтелә. Корылтай алдыннан Бөтендөнья татар конгрессының Тукай  районы җирле бүлекчәсе бюро утырышын  уздырды. Җирле оешма активистлары — районда татар телендә чыгып килүче «Якты юл» газетасы журналистлары, ветеран –журналист, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Заһидә Набиуллина, татар теле укытучысы, район методик берләшмә җитәкчесе Резедә Мәүҗетова, шагыйрә, күп санлы популяр җырлар авторы Рәзинә Сәетгәрәева, районның фермерлар ассоцияциясе җитәкчесе Минталип Миңнеханов корылтайга карата үзләренең теләк, фикерләрен җиткерде. Бу очрашу гаҗәеп җылы мохитта узды. Ул  Бөтендөнья татар конгрессының Тукай  районы җирле оешмасы «Якты юл» газетасы редакциясе белән берлектә үткәргән хуҗабикәләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүдән башланып китте.  Бәйгенең  җиңүчесен ачыклау өчен тавыш бирү газета сайтында оештырылды, бу исемгә   «Татарстан» совхозы поселогыннан  Рәмилә Фәррахова лаек булды. Газета укучылар бу катнашучыга атап иң күп комментарийлар калдырды. Рәмилә ханым  мультиварка белән бүләкләнде.

—Телебез, гореф гадәтләребезне саклауда һәр чара кирәкле, нәтиҗәле. Милли ризыкларыбыз, гаилә җылысы шуның  аерылгысыз өлеше. Ни дисәк тә, үз милләтеңә булган ярату хисе, иң беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә.  Сез, хөрмәтле хуҗабикәләребез,тәмле ашлар, милли ризыкларыбыз аша үсеп килүче буынга гореф гадәт, йолаларыбызны җиткерәсез, рәхмәт сезгә! — дип тәбрикләде хуҗабикәләрне Бөтендөнья татар конгрессының Тукай  районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Инзилә Әхмәтгәрәева. Бүләк спонсоры  —районның фермерлар ассоцияциясе җитәкчесе Минталип Миңнеханов та һәр хуҗабикәгә(ә алар 8 кеше иде) җылы сүзен әйтеп, бүләкләр тапшырды. Хуҗабикәләр һәммәсе тәмле ризыклар — чәк-чәк, торт, камыр ашлары пешереп килгән иде. Минталип Исмәгыйль улы ризыкларга дога укыды һәм  бүләкләү  узган редакция бүлмәсенә нур иңгәндәй булды.

Бөтендөнья татар конгрессының Тукай  районы җирле бүлекчәсе бюро утырышында милли мәгариф, мәдәният, матбугатны саклау һәм үстерүгә кагылышлы киң җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләр турында сөйләшү булды. Утырышта катнашучылар күтәрелгән сорауларны районнан корылтай делегаты —Бөтендөнья татар конгрессының Тукай  районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе, «Якты юл» газетасы баш мөхәррире  Инзилә Әхмәтгәрәевага мәртәбәле җыенда җиткерү бурычын  йөкләде.

http://www.tukai-rt.ru/ru.html

Один комментарий

  1. Тукайлылар Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтаена үз теләк-фикерләрен җиткерде.

    Модератор исправьте на “VI”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*