Кәрим Тинчурин театры 89 нчы сезонын «Хан кызы Турандык» спектакле премьерасы белән ачты. Тинчуринлылар кабат сәхнәгә кайтарган трагик әкият тамашачыларның күңеленә хуш килерме? Ул нинди хисләр уятты? Премьераны без дә күреп кайттык.
Тинчурин театры яңа сезонны традиция буенча 15 сентябрьдә – Кәрим Тинчуринның туган көнендә ачты. Быел күренекле драматургның тууына 135 ел тулды. Сезон ачылышына Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та килгән иде.
– Бүген нәрсә сөйләсәк тә, сүзебез Кәрим Тинчуринга барып тоташыр. Аның спектакльләре татар театрының «алтын фонды»н тәшкил итә. Ул халык күңелендә «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», «Җилкәнсезләр» кебек халык мәхәббәтен гомерлеккә яулаган спектакльләре белән саклана. Кызганыч, Кәрим Тинчурин – рәхимсез язмыш иясе, репрессия корбаны. Димәк, аның халыкка ирешмәгән күпме әсәрләре язылмый калган. Тинчурин театры бу бөек шәхеснең исемен лаеклы йөртә. Халкыбызга, милләтебезгә, туган телебезгә игелекле хезмәт итә. Киләчәктә дә бу матур иҗади һәм бик кирәкле эшләрендә уңышлар телибез, – диде ул.
«Хан кызы Турандык» спектакле итальян драматургы Карло Гоцциның шул исемдәге әсәре нигезендә куелган. Аны заманында Кәрим Тинчурин тәрҗемә иткән һәм сәхнәләштергән дә булган. Премьера драматургның тууына 135 ел тулуга багышланды. Спектакльне Венгрия режиссеры Сәрдар Таһировский сәхнәләштергән. Сүз уңаеннан, бу – аның Тинчурин театрындагы икенче эше. Узган елның декабрендә аның куелышында «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» спектакле дөнья күргән иде.
Спектакльдә төп рольләрне Әдилә Хәсәнова (Турандык), Алмаз Муллаянов (Халәф), Зөфәр Харисов (Алтын хан), Илгизәр Хәсәнов (Тимур), Альбина Гашигуллина (Гаделмәләк), Сәкинә Минханова (Гөлкәй), Илфак Хафизов (Бәрәк) башкарды. Турандык һәм Халәф рольләрендә яшь артистлар, Казан театры училищесы студентлары иде. Бу аларның – беренче зур рольләре.
Спектакльдә вакыйгалар Кытайда бара. Сәхнәдә бернинди декорацияләр булмаса да, тамаша утка, пластикага бай һәм сәхнәнең бушлыгы үзеннән-үзе юкка чыга. Якты төсләр, купшы костюмнар, милли колорит серле Кытай атмосферасын тоемларга ярдәм итте. Трагик әкияттә сүз Кытай императоры Алтын ханның гүзәл һәм горур кызы Турандык хакында бара. Кияүгә чыгуны ул түбәнлек, хурлык күренеше буларак һәм шәхси фаҗига итеп кабул итә. Трагикомедиянең төп идеяләренең берсе дә шул кебек: җәмгыятьтә көч һәм ир-атның әйдәп баруы культы хөкем сөргән заманда ирләр кулында курчак булырга теләмәгән хатын-кыз тарихы.
Рәсемнән генә күреп алган кызның чибәрлегеннән башын югалта язган ногай татарлары ханының улы Халәфнең мәхәббәте хакына үлемгә дә риза булуы тасвирлана. Таләпчән хан кызының барлык табышмакларына да җавап тапкан Халәф беркатлылыгы, назлылыгы, тугрылыгы белән ахыр чиктә салкын канлы, җансыз булып тоелган Турандыкның мәхәббәтен яулый.
Спектакльдә икенче план хатын-кыз рольләре дә игътибарга лаек. Альбина Гашигуллина башкаруындагы Гаделмәләк образы тормышчан, дәртле, шул ук вакытта драматик булса, Гөлкәй (Сәкинә Минханова) беркатлы булуы, эчкерсезлеге белән аерылып тора.
Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Елый-елый көләрләр, көлә-көлә еларлар», – дигән иде спектакльгә багышланган матбугат очрашуында. Бу сүзләр сәхнәдәге вакыйгаларның бар фаҗигасен ачып сала сыман. Сәхнә генә түгел, бу фаҗига безнең бүгенге тормыш түгелме? Заманның актуаль мәсьәләләрен яктырткан трагикомедия жанры юкка гына сайланмагандыр.
Еларлыгы әллә ни булмаса да, көләрлек һәм көтелмәгәнрәк урыннары (вакыт-вакыт тамашачы өстенә төсле конфетти сибүче шартлаткычлар аттыру) җитәрлек иде үзе. Сәхнә түрендә, вакыйгаларга кульминация өстәп, барабаннар кагып утыручы Илнур Байназаров үзенә күрә бер драма булдырды.
Бәрәк ролен башкаручы Илфак Хафизов пьесаны редакцияләү эшендә дә катнашкан.
– Спектакль бик кыска вакыт – ике атна эчендә куелды. Без Гоцци һәм Тинчурин вариантларын катнаштырып, үзебезнекен тудырдык. Карло Гоцциның үз әсәрендә – 180, Тинчурин тәрҗемәсендә – 36 бит. Без күп өлешен кыскарттык. Тинчурин телен саклап, аңа охшатыбрак эшләргә тырыштык. Тарихи эчтәлекле трагикомедия буларак, тарихта да казынып алырга туры килде. Сәрдәргә мөмкин кадәр булышырга тырыштым инде. Ул үзе татарча сөйләшмәсә дә, нәрсә эшләргә кирәк икәнен шундук аңлап ала. Иң мөһиме – табигый итеп, күңелдән уйнарга, ди ул һәрвакыт. Яшьләр белән бик нык шөгыльләнде. Аларны театраль яктан гына түгел, психологик яктан да ачты, – диде Илфак Хафизов. Сүз уңаеннан, Тинчурин театрының бик күп артистларын, шул исәптән Илфак Хафизовны да күреп күнеккән тамашачылар да танымады. Артист өчен дә, тамашачы өчен дә шушы түгелме соң инде бәхет?!
«Хан кызы Турандык» 2012–2015 елларда Галиәсгар Камал театрында да куелган иде. Гаделмәләк ролен башкарган Ләйсән Фәйзуллина премьерадан соң спектакль турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты.
– Әлеге спектакльдә үземнең дә уйнаганым булгач, күзәтергә бик кызык булды. Төп рольләрдәге яшьләр бик ошады. Зур тырышлык куйганнары, сәхнәдә яшәүләре күренеп тора. Үзебездән чыгып әйтәм: бу әсәрне кую җиңел түгел. Текстның күп өлеше шигъри формада язылган. Аның белән эшләү дә, тамашачыга кабул итү дә авыррак. Әле без берничә ай әзерләдек, Тинчурин театры ике атна эчендә куйды. Шунысы кызганыч булды: пьесаны бик кыскартканнар, күп кенә кызыклы сәхнәләр төшеп калган. Мин уйнаган Гаделмәләк образы бөтенләй башкача күренде миңа, башта танымадым да хәтта, – ди театр артисты. – Тинчурин театрының үзенә күрә, безнеке үзенә күрә кызыклы инде. Минемчә, спектакльне ничек кабул итсәләр дә, әйбәт. Без бит тере тамашачы белән элемтәгә керәбез. Төрле кешедән төрле фикер ишетү ул табигый.
Тамашачы спектакль башында телефонга багынмаска дип кисәтелгән иде. Хәер, аңа берәүнең дә вакыты булмады. Артистлар сәхнәдә, залда, балконда уйнадылар, тамашачы белән чын мәгънәсендә элемтәгә керделәр. Һәрбер фраза берничә мәгънәгә ия иде. Кемдер мәхәббәт тарихын күреп сөенсә, кемдер тирәнрәк мәгънәләр тапты. Ни дисәң дә, тынычлык кирәк инде. Хәтта мәхәббәткә дә.
«Хан кызы Турандык» спектаклен Тинчурин театрында 30 сентябрь, 14, 29 октябрьдә кабат карарга мөмкин булачак.
Ләйсән Сафина