tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсе татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе офисында булды
Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсе татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе офисында булды

Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсе татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе офисында булды

19 һәм 20 сентябрь көннәрендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил  Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсендә булачак.

Бүген ул Әстерхан өлкәсе татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе офисына килде.Татар  милли-мәдәни автономиясе  төрле чаралар уздыра,алар конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнашалар. Әлеге оешманың эшчәнлеге туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән.

Васил Шәйхразыев очрашу вакытында  Әстерхан өлкәсендә яшәүче милләттәшләр белән күреште, аларның эшчәнлекләре турында сөйләшү булды.

18 сентябрьда биредә теләге булган һәркем өчен беренче татар теле дәресләре узган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*