Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Хозур» нәшрияты 700 мең данәдән күбрәк тираж белән 300дән артык исемдәге китап бастырды
«Хозур» нәшрияты 700 мең данәдән күбрәк тираж белән 300дән артык исемдәге китап бастырды

«Хозур» нәшрияты 700 мең данәдән күбрәк тираж белән 300дән артык исемдәге китап бастырды

«Хозур» Нәшрият йорты 9 ел эшләү дәверендә, мөселманнарга белем бирү, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм өммәтнең интеллектуаль потенциалын үстерүдә мөһим фактор буларак, укуга кызыксынуны арттыру максатыннан, 300дән артык төрле исемдәге китапны дөньяга чыгарды. Гарәп, рус, татар һәм иске татар телләрендәге дини, тарихи, фәнни әдәбиятның гомуми тиражы 700 меңнән артып китә.

Шунысы игътибарга лаек: аларның яртысыннан артыгы – мөселманнарның китап укучылар җәмгыятендә популяр һәм ихтыяҗ зур булган басма-бестселлерлар, дип яза ТР Диния нәзарәте.

Шул ук вакытта нәшрият уникаль басмалар да чыгарды. Алар: «Калям Шариф. Перевод смыслов», «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә», әд-Дагестани версиясендәге «Сахих аль-Бухари» хәдисләр җыентыгының рус теленә тәрҗемәсе, «Клад для маленьких мусульман», «Ислам дине: яшүсмерләр өчен», «Основы Ислама: руководство для начинающих», «Ширатуль Ислам. Ахляк и адабы Ислама», «Алты Бармак. Высочайшие достоинства Мухаммада (да благословит его Аллах и приветствует) и его пророческий путь» китаплары.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*