Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Г.Тукай исемендәге 74нче номерлы мәктәп белән танышты
Милли Шура рәисе Г.Тукай исемендәге 74нче номерлы мәктәп белән танышты

Милли Шура рәисе Г.Тукай исемендәге 74нче номерлы мәктәп белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә килде. Программа кысаларында ул Әстерхан шәһәрендә бөек шагыйребез исемен йөртүче 74нче номерлы уку йортында булды. Биредә Милли Шура рәисе укытучылар һәм укучылар белән аралашты, мәктәп тормышы белән танышты. Шулай ук Васил Шәйхразыев мәктәп ишегалдында Габдулла Тукай истәлегенә куелган бюстка чәчәкләр салды.

Исегезгә төшерәбез, 74нче номерлы мәктәп ишегалдындагы әлеге бюст 2021 елда ачылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*