tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазыда “Татарча диктант”та катнашучылар көткәннән дә күбрәк булган
Туймазыда “Татарча диктант”та катнашучылар көткәннән дә күбрәк булган

Туймазыда “Татарча диктант”та катнашучылар көткәннән дә күбрәк булган

Туймазыда “Татарча диктант” оешкан төстә үткән. Татар телен белү дәрәҗәсен биредә педагогик көллият бинасында тикшергәннәр.  Халык бик актив, позитив, барысы да бәйрәмчә кәеф белән килгән. Мәктәп укучылары, ветераннар советы вәкилләре, педагогик көллият студентлары актив катнашкан.

  • Диктантны Фанир Галимов житәкчелегендәге “Төмәнәк” татар ижтимагый узәге оештырды. Шул кадәр жыелырбыз дип уйламаган идек. Ике аудитория әзерләгән идек, ә катнашырга теләүчеләр күбрәк булды. Нәтиҗәдә, өч аудиториягә утнаштык. Барлыгы 100дән артык кеше диктант язды. Абдулла Алишның “Нечкәбил”ен мәктәп укытучылары укыды. Текст бик матур, бер дә авыр түгел. Ләкин дулкынландык бераз, – дип сөйләде Педагогик көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәйхана Галләмова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*