tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУ мөгаллиме “Татарча диктант”ның иң мөһим өлеше дип, эшләргә дөрес билге куюны атады
КФУ мөгаллиме “Татарча диктант”ның иң мөһим өлеше дип, эшләргә дөрес билге куюны атады

КФУ мөгаллиме “Татарча диктант”ның иң мөһим өлеше дип, эшләргә дөрес билге куюны атады

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доцентыГөлназ Мөгътәсимовабүген уздырылачак “Татарча диктант” акциясенең иң мөһим өлеше дип, аны тикшереп, дөрес бәяләүне саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

“Әгәр дә диктант тикшерелеп, дөрес билге куелмаса, бу чараның нәтиҗәсе дә тулы булмас иде”, – диде ул. Гөлназ Мөгътәсимова диктант эшләрен тикшерүдә КФУ мөгаллимнәре, доцентлары, профессорлары катнашачагын билгеләп узды.

“Өч ел дәвамында институт укытучылары Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә чараның иң мөһим эшләрен

башкарып килә: авторларны, текстны барлый, аны диктант өчен формалаштыра, текстны латин графикасына күчерә”, – ди Гөлназ Мөгътәсимова.

  • Акцияне оештыручылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге бар.

“Әлеге акция – татарча дөрес язуга игътибарны арттыруның бер чарасы. Аны институт җитәкчелеге, укытучылары, хезмәткәрләре бик хуплый. Диктант язуда безнең укытучыларыбыз да катнашачак”, – диде КФУ доценты.

 

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/27/174131/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*